Рөстәм Миңнеханов мәктәп укучыларын дистанцион укытуга әзерлеген тикшерде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуны профилактикалау өчен республикада кертелә торган дистанцион укытуга әзерлекне тикшерү максатыннан Казанның 131 нче лицеенда булды
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, укытуның яңа форматына вакытлыча күчү мәгариф сыйфатында чагылырга тиеш түгел. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына каникуллар тәмамлануга - 1 апрельгә кадәр системаны эшләргә кушты” , - диде Лилия Галимова.
Бүген республика мәктәпләрендә Яндекс һәм Сбербанкның онлайн-платформаларында укуны тестладылар. Әлеге формада укыту онлайн-дәресләрне 100 укучы өчен бервакытта бирү мөмкинлеген бирә.
Моңа кадәр РТ мәгариф һәм фән министры Рәфис Борханов хәбәр иткәнчә, дистанцион формада мәктәп дәресләре 19 марттан 21 мартка кадәр оештырылачак. Укучылар өйрәнелгән материалны кабатлап, күнегү дәресләре үткәрәчәк. Укучыларның язгы каникуллары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Фото:tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа