Рөстәм Миңнеханов Татарстан изоляцияләү режимын кертте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуны кисәтү максатыннан республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте
«2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасында 65 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләре кертелде һәм үз-үзеңне изоляцияләү урынын ташлап китәргә киңәш ителми. Моннан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү режимы Татарстан Республикасының барлык халкына да кагыла",- дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы санитар-эпидемияләргә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева.
Изоляцияләү режимын бозган өчен 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф каралган. Якын арада режимны бозучыларга штраф күләме арттырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа