Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе физик күнегүләрдән һәм республика телеканалларындагы программалардан башлана. Бу хакта ул кичә журналистларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булганда сөйләде.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, аның эш көне гадәттә иртәнге сәгать 5тә башлана.
«Иртән торам, физкультура белән шөгыльләнгәндә «Мәйдан» яки ТНВны куям», – диде ул.
Шул ук вакытта ТР Президенты яңалыкларны гына карамый. Зарядка вакытында аңа иртәнге «Башваткыч» («Головоломка») программасын карау ошый, анда көйне белергә яки кроссвордлар чишәргә кирәк. Тапшыру иртәнге сәгать 5тә ТНВ телеканалында башлана.
Аннары Рөстәм Миңнеханов эшкә керешә. Һәр иртәдә ул эш кабинетыннан төшерелгән фото урнаштыра. Шулай итеп Президент Татарстан халкына хәерле иртә тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа