Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы үзе өчен иң кадерле урынны атады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада балачагы белән бәйле булган, күңелле хатирәләр тудыручы урынны атады.
Бу хакта ул «Татарстан тарихы» проектында катнашучылар белән очрашуда сөйләде.
«Минем өчен иң якын урын - туган җирем. Ул Балык Бистәсе районындагы Яңа Арыш авылы янында урнашкан. Мин елына бер тапкыр анда кайтырга тырышам. Хәзер анда умарталык, урман, йортлар юк. Мондый якын урыннар күп, билгеле. Шул исәптән, мин үскән җирдә — Саба районының Лесхоз бистәсендә дә. Ләкин без абыем белән туып үскән урман - иң әкияти һәм күңелгә якын урын», — дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Татарстан тарихы» проектын гамәлгә ашыручыларга рәхмәт белдерде.
«Безнең республикада иң матур урыннарны пропагандалаучы актив яшьләрнең булуы сөендерә», — дип билгеләп үтте ул.
"Татарстан тарихы" - ул республика буенча видеогид. Проектның асылы шунда ки, фикер лидерлары Instagram'да үз сәхифәләрендә республика турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа