Тантаналы сессия. Тарихи әләм Әлмәттә
Әлмәт ТАССРның 100 еллыгы әләмен кабул итте. Әлеге тантаналы чара Әлмәт муниципаль районы Советы сессиясе кысаларында узды.
Хәзер юбилей әләмендә Әлмәт районы тамгасы да бар, аңа төбәк гербы билгесен беркетү – чараның әһәмиятле мизгеле. Россиянең башка шәһәрләрендә эстафетаны кабул итүчеләр дә әләмне үзләренең герблары белән бизәде. ТАССР флагы безгә кадәр илебезнең 8 федераль округында булырга өлгергән. Шул рәвешле татарларның төбәк милли-мәдәни автономияләре теркәлгән субъектларның әләм сурәтләре – барлыгы 68 билге тарихи әләмдә урын алды. Хәзер ул республика буйлап сәяхәт итә, димәк, 43 муниципаль берәмлек һәм ике шәһәр округы эстафетаны кабул итәчәк. Ахырдан юбилей әләмен Татарстан Милли музеена тапшыру күзаллана.
«Нефтьче» Мәдәният сараена җыелган әлмәтлеләр – ветераннар, шәһәрнең мактаулы гражданнары, депутатлар, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре залга әләм алып керүне аягүрә басып алкышлады. Аның ак төсе ниятләрнең аклыгын, алтынсу төсе Татарстанның уңыш-казанышларын чагылдыра. Һичшиксез, республика үсешендә Әлмәтнең дә өлеше зур. Моны үз чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да искәртте.
- Зур Татарстан нефте булмаса, мөгаен, мондый матур, төзек шәһәр барлыкка килмәс иде. Республика да бу кадәр үсеш алмас иде. Татарстан казанышларын башка төбәк халкы да лаеклы билгели, - диде ул.
Татарстанның чәчәк атуына, һәр тармакның үсеш алуына фидакарь хезмәтләре белән өлеш керткән ветераннарга район башлыгы Тимур Нагуманов чиксез рәхмәтен җиткерде.
- Без сезгә тиңләшәбез, сездән үрнәк алабыз. Республиканың бүгенгесе һәм киләчәге өчен безгә зур җаваплылык йөкләнгәнен яхшы аңлыйбыз, - дип билгеләде башлык.
Кызганыч, шәһәр елъязмасында тирән эз калдырган өлкән буын вәкилләре арабыздан китә, бу көнне дә нефтьчеләр башкаласы Социалистик Хезмәт Герое, шәһәрнең мактаулы гражданы Әнвәр Сафиуллин белән хушлашты. Сессиягә җыелучылар аны бер минут тынлык белән искә алды.
100 еллык тарихта исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләр бик күп. Район башлыгы аларны исемләп телгә алды. Дәүләт Советы Рәисе дә үзенең Әлмәттә эшләгән чорын хәтердә яңартып, нефтьчеләр, төзүчеләр, җитәкчеләр, комсомол алдынгылары, партия вәкилләрен атады һәм Әлмәтнең Татарстан өчен кадрлар мәктәбе булуын билгеләде.
Нефть тармагындагы казанышлар турында «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, мәдәният өлкәсенең үсеше хакында мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Эльмира Хәсәнова чыгыш ясады.
Сессия бүләкләүләр белән тәмамланды – хезмәт казанышлары өчен бүген республика тарихын язучы фидакарьләргә дәүләт бүләкләре, ветераннарга «ТАССРның 100 еллыгы» билгеләре тапшырылды.
Әләм исә сәяхәтен дәвам итә. 30 август - Республика көнендә ул Казанга әйләнеп кайтырга тиеш.
«Урам тайм»
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Әлмәттә бу көнне «Урам тайм» проекты старт алды. Ай дәвамында хәзер шәһәр мәйданчыкларында мәдәни һәм спорт чаралары узачак. Аларның асылы шунда, программага 100 сәгать тере музыка, 100 километр велоквест һәм 100 мастер-класс кертелә. Беренчесендә драмтеатр артистлары һәм 1 нче сәнгать мәктәбе осталары чыгыш ясады.
Соңрак Фәрит Мөхәммәтшин яңартылган Ленин урамы буйлап узды, яңа скверларны бәяләде, АГНИ студентлары белән фикер алышты.
Гөлназ Гыйззәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа