Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тагын бер ял урыны - студентлар скверы төзекләндерелә

Мондый атама Әлмәт дәүләт нефть институты янәшәсендәге иҗтимагый киңлеккә бирелде. Бу урынны шәһәр халкы өчен ачык итү тәкъдиме белән «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов чыкты. Компания шулай ук проектны финанслауны хәл итте.

Бу сквер һәрвакыт иҗтимагый киңлек булды. Тик койма артында, тар даирә – Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары өчен генә. Хәзер Ленин урамын реконструкцияләү кысаларында ул шәһәр халкы өчен ачылачак.

«Сквер институт янында булганга, без аны студентлар скверы дип атадык, - дип сөйләде шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов. - Бу формаль булмаган эш исеме халык теленә шулай кереп калды да. Моннан аның төп функциясе - яшьләр өчен иҗтимагый киңлек икәнлеге аңлашыла. Шәһәр халкы да анда буш вакытын үткәрә алачак, монда күңелгә ятышлы атмосфера булачак».

Яшьләр темасына зур булмаган амфитеатр урнаштыру, үзлектән шөгыльләнү өчен урыннар булдыру планлаштырыла. Әйләнә-тирәдәге коймалар, киртәләр алынган инде, шәһәр халкы бернинди каршылыксыз анда үтеп керә ала. Булган агачларны мөмкин кадәр күбрәк саклап калу һәм яңа куаклар һәм күпьеллык чәчәкләр утырту күздә тотыла. Гомумән, бу җәйге эссе вакытта рәхәтләнеп ял итә торган күләгәле почмак булачак. Мәйданчык, Ленин урамындагы кебек үк, граниттан башкарыла.

«Идеологик яктан сквер "Татнефть" компаниясенең төп бинасы каршындагы мәйдан белән аваздаш булачак, андагы сукмак рәсемнәре кабатланачак", - дип аңлатты Антон Севастьянов.

Скверны төзекләндерү «Татнефть» акчасына башкарыла. Компания шулай ук Әлмәтнең үзәк урамын реконструкцияләүнең инвесторы да булып тора.

«Традиция буенча «Татнефть» компаниясе сыйфатлы проектларны өстәмә рәвештә финанслый, - диде шәһәрнең баш архитекторы. - Узган ел безгә өстәмә рәвештә йортларның беренче катларын, керү төркемнәрен тәртипкә китерү өчен акча бүлеп бирделәр».

Баш архитектор шулай ук, Ленин урамын төзекләндерү концепциясен эшләүдә берничә өстәмә зона билгеләнгән, дип өстәде. Мәсәлән, 8 нче йорт каршында зур булмаган сквер төзелгән, ул Чәй скверы дип атала.

Елена ФЕДОРОВА

Иван ТКАЧЕНКО фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса