Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан халкы өчен изоляцияләү режимы вакытында онлайн-концертлар һәм мастер-класслар оештырылды

Ял дип игълан ителгән бу атнада үзизоляциядә булучы Татарстан халкы танылган артистлар, комиклар, блогерлар, биючеләр һәм спортчылар белән күңел ачачак. Бу хакта #айдадомой акциясен оештыручылар хәбәр итә.

"Концертлардан тыш, онлайн-трансляцияләр программасында фитнес, мастер-класслар һәм башка кызыклы вакыйгалар булачак. Шулай итеп, Татарстан халкы социаль изоляция чорында бер-берсенә ярдәм итә", - дип билгеләп үтә акцияне оештыручылар.

Бүгеннән башлап һәркөнне "Республика Татарстан" рәсми төркемендә 9.00 сәгатьтә "Дома на спорте" онлайн рәвештә күнегүләр ясау оештырылачак. Беренче дәресне IPF 2017 пауэрлифтинг буенча Казан чемпионы Ксения Иванова үткәрәчәк.

13 сәгатьтә тамашачылар өчен Kavkazstyle ансамбле җитәкчесе Сираж Җәвәдбәков мастер-класс уздырачак.19 сәгатьтә туры эфирда танылган артистка Лэйна җырлаячак.

Трансляцияләр Татарстан Республикасының рәсми мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә узачак.

#Айдадомой акциясенә шулай ук театрлар, фитнес-клублар, коммерция оешмалары һәм Татарстанның гади кешеләре дә кушылган.
 Алар барысы да үзизоляциядә булучыларга ярдәм йөзеннән кызыклы контентлары белән уртаклашырга әзер.

Мәсәлән, ТР Мәдәният министрлыгы Республика театрларында һәм музейларында алдагы онлайн-чараларның афишасын бастырып чыгарды.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса