Татарстанда коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча икенче кайнар линия ачылды
Татарстан Республикасында икенче кайнар линия ачылды. Аның ярдәмендә татарстанлылар Covid-19 инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм алырга, шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайткан гражданнар белән аралашу турында хәбәр итәргә мөмкин.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Республика Роспотребнадзор һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линияләренә шалтыратулар саны арту сәбәпле, өстәмә күп каналлы телефон линиясе (8 (800-22) 2-59-00) ачу турында карар кабул ителде», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада Франциядән Казанга килгән һәм беркем белән дә контактка кермәгән коронавирус белән авыручы бер генә кеше ачыкланган.
Күптән түгел чит ил сәфәрләрендә булган 430 га якын кеше карантинда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа