Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда урман янгыннарын сүндерә торган ике яңа станция барлыкка киләчәк

Агымдагы елда Татарстан Республикасында «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ике яңа урман янгынын сүндерү станциясе барлыкка киләчәк.

Бу  «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Яңа станцияләр Түбән Кама һәм Нурлат урман хуҗалыклары базасында оештырылачак.

Моннан тыш, быел урман янгыннарын сүндерү өчен 12 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак.

Боларга тугыз янгын сүндерү автоцистернасы, кече урман-патруль комплексы һәм янгынга каршы югары басымлы җайланма керә.

Бүген урманнарда янгын куркынычсызлыгын урман хуҗалыклары карамагында эшләүче II типтагы 18 урман янгынын сүндерү станциясе һәм Татарстанның «Урман янгынын сүндерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе карамагында эшли торган III типтагы 5 урман янгынын сүндерү станциясе тәэмин итә.

Татарстанда урманнар биләгән территорияләрнең гомуми мәйданы 1 миллион 271 мең гектарны тәшкил итә, урманлык — 17,5 процент.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса