Татарстанда «Минем тавышым» онлайн-форумы узачак
Форум утырышлары даими — һәр ике атна саен 2020 елның 13 сентябренә кадәр барачак.
Татарстанда сишәмбе көнне "минем тавышым" сайлаучыларның онлайн-форумы ачыла. Ул 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә, РФ Конституциясе буенча гомумроссия тавыш бирүдә татарстанлыларны көтә торган яңалыкларга багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Минем тавышым» — сайлау законнарындагы үзгәрешләр буенча эксперт фикер алышуы, сайлау процессының үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм тавыш бирү барышын күзәтү өчен даими мәйданчык", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Форум «яңа чынбарлык: Татарстанда электрон елның новеллалары һәм үзенчәлекләре» дигән беренче пленар сессия белән ачыла. Аның эшендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, «гражданнар контроле» ассоциациясе рәистәше Александр Брод һәм башкалар катнашачак.
Форум утырышлары даими — һәр ике атна саен 2020 елның 13 сентябренә кадәр барачак. Темалары төрле булачак. Форумның төп максаты - сайлау процессы турында тулы картинаны күрсәтү. Форум тамашачылары экспертларга үз сорауларын турыдан - туры эфирда бирә алачак.
Форумда «Минем тавыш» проектының рәсми сайтында, YouTube социаль челтәрендә, Вконтакте социаль челтәрендә катнашырга мөмкин. «Минем тавышым» сайлаучыларның беренче онлайн-форумы 2020 елның 16 июнендә 14:00 сәгатьтә башлана.
Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә татарстанлыларны ТР Президентын сайлаулар, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа