Тәмәке тарту кыйммәткә төшәме?
Россиядә тәмәке тартучы елына ким дигәндә 36 мең сум акча сарыф итә.
Бүгенге көндә, Россиядә барлык халыкның 34 проценты тәмәкегә бәйле. Шунысын да әйтергә кирәк, 8 ел элек булган мәгълумәтләргә карарганда, ул елларда тәмәке тартучылар 41% ны тәшкил иткән булган. Халыкның тәмәкедән баш тартуы нәкъ менә әлеге хаклар арту белән бәйле икән. Бүгенге көндә 1 пачка тәмәкенең уртача хакы 100 сумны тәкшил итә, ә 2016 елда ул 80 сум булган.
1 нче июльдән тәмәкегә хаклар янә артачак. Иң очсыз тәмәкенең бәясе 110 сумны тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа