ТР Президенты чәчтарашханәләр ачу мөмкинлеген карарга кушты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләр җәмәгатьчелеге белән очрашу вакытында беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллинга һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага чәчтарашханәләр эшен яңадан башлап җибәрү мөмкинлеген карауны йөкләде.
Мәҗбүри рәвештә катгый санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлүне сорады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе бизнес-омбудсмены Борис Титов катнашты.
Бу өлкә бизнесменнары шулай ук онлайн-системаны тәкъдир иттеләр, ул эшләрне башкарганда санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен күзәтергә мөмкинлек бирә.
«Президент әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты. Ул бер яктан аның социаль мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Шул ук вакытта хезмәт күрсәткәндә парикмахерның да, клиентның да сәламәтлеге куркыныч астына куела. Шуңа күрә Президент карар кабул иткәндә республика халкының тормыш һәм сәламәтлек иминлегенә таянырга чакырды", - дип билгеләп үтә Лилия Галимова.
Шулай ук элемтәдә орлыклар сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә бар иде. Рөстәм Миңнеханов аларга Татарстан халкына орлыклар һәм үсентеләр сатып алу һәм бакча кишәрлекләрендә үз-үзеңне изоляцияләү мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа