Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Чагин: "Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк"

РФ Президенты тәкъдим иткән төзәтмәләр гражданнарның хезмәт хокукларын яклаячак, димәк, эшче һөнәрләренең абруен һәм популярлыгын тагын да арттырачак.

Әлеге фикерне  «КАМАЗ-Автоспорт» директоры Владимир Чагин шундый фикер белдергән.

“Мин бу юнәлешне хуплыйм. Сүз дә юк, әлеге төзәтмәнең төп максатларының берсе – эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру, дип саныйм", - дигән Чагин.

 Аның сүзләренә караганда, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арттыруга хезмәт ияләрен хөрмәт итү һәм аларның хокукларын яклау турындагы төзәтмә ярдәм итәчәк. Ул аларны эш бирүчеләр ихтыярыннан яклаячак һәм лаеклы заманча хезмәт шартлары булдыру өчен җирлек тудырачак.

Илнең төп законына тәкъдим ителгән төзәтмәләр анда хезмәткә карата хөрмәт һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклауны турыдан-туры язарга тәкъдим итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса