Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә "Яшьләр вакыты" автобусы килде

4 августтан башлап Татарстан Республикасының 36 районында кунакта булган автобус бүген Әлмәт шәһәрендә үз чараларын башлап җибәрде.

"Время молодых - время возможностей" концепциясе кысаларында автобус туры быел яшьләргә тагы да күбрәк мөмкинлекләр ача. Road-тур командасы 14-30 яшьлек актив егет-кызларга үз проектларын булдырып, ярдәм алырга, төрле конкурсларда һәм грантларда катнашырга булыша.

Шулай ук әлеге проект вәкилләре яшьләр өчен эшчәнлек порталы да булдырган, анда актуаль вакансияләр тупланган. 

Яшьләрне бу проектка җәлеп итү өчен Road-тур командасы Әлмәт Яшьләр үзәгендә кызыклы чара оештырды: стаканнарга трафарет белән яздылар, махсус станокта стикерлар ясадылар.

Шулай ук гитарага җырлар башкару урыны да бар иде.

Ә иң кызыклысы һәм иң күп яшьләр җыйган чара викторина булды.

Республикабызга багышланган сорауларга җавап эзләүдә Әлмәт яшьләре теләп катнашты.

"Время молодых" форумы 10 сентябрьдә Казанда тәмамланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса