Йөрәк әрнеше. Тәрбиясезлекнең чиге юк
Яратам мин аны. Кая гына барсам да, китсәм дә, аның янына ашкынып кайтам. Мин югында әллә нәрсәләр булгандыр сыман тоела.
Минем бу мәхәббәт сүзләрем Әлмәткә багышлана. Якташым, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай язганча, «гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем...». Бераз дигәнемә дә 38 елдан артык. Әлмәткә килеп төшкән көннәрем әле дә хәтердә. КДУ биргән юллама буенча берничә ел эшләрмен дә китәрмен дип килгән Әлмәт мине үзендә алып калды. Биредә мин гомер юлдашымны очраттым, яңа дуслар, туганнар таптым, хезмәт юлым күңелемә хуш килгән эштә үтте. Әлмәт миңа дөньяның иң зур бәхетен – мәхәббәт җимешләре бүләк итте, ике балама канат куйды, белем биреп, мөстәкыйль тормыш юлына озатты. Менә шулардан соң ничек инде ул минем туган йортым булмасын ди.
Бергә укыган дусларымның күпчелеге Казанда гомер кичерә.
- Әйдә, безнең янга күчеп кил. Нәрсә анда газ, нефть исләре иснәп ятасың, - ди алар очрашкан саен.
- Сезнең ыгы-зыгылы Казаныгызда яшәгәнче рәхәтләнеп газын да, нефтен дә исним, - дим үзләренә.
- Әлмәтнең төзек, матур, яшәр өчен уңайлы, җыйнак төбәк булуын ишетеп торабыз, - ди аннан соң дусларым минем белән килешеп. Биредә булырга туры килгәннәре мактап, сокланып туя алмый.
Чынлап та, кая гына барсаң да сагынып кайтырлык шәһәребез. Мин аның уңышларына ихластан куанам, әлмәтлеләрнең (зурмы ул, баламы – анысы мөһим түгел) төрле бәйгеләрдә, ярышларда җиңүләренә сөенәм, күрегез – безнекеләр дип горурланам, күңелсез вакыйгаларга, күренешләргә борчылам.
Әлмәтебез әллә ни зур түгел. Кирәк урынга барыр өчен транспорт көтеп торырга яратмыйм, җәяү генә элдертәм. Рәхәтләнеп, шәһәр урамнарының матурлануына сокланып барам. Яңартылган Ленин урамыннан узуы ни тора! Көзнең килешүен әйтәсеңме?! Кызгылт-сары төсләргә төренгән агачларга карап күзләр камаша, кәефләр күтәрелә. Тик менә башны аска исәң, ачу кабара. «Россиядә ике бәла – юллар һәм җүләрләр» дигән кайсыдыр. Юлларны төзәтеп, ремонтлап торалар, анысы. Ә менә икенчесе, чынлап та, күптер. Ник дисәгез, акыллы кеше урамнан халык йөри торган тротуарларга какырып, маңка сеңгереп, төкереп узмый инде. Кайчакларда юлдан аларга басмас өчен сызыкташ уенында сикергән кебек атларга туры килә. Тәмәке төпчекләре, көнбагыш чүпләре турында әйткән дә юк. Ярый әле һәркөнне иртән урамнар җыештырыла.
- «Саулык» паркында да шулай, - диде шәһәрдә яшәүче, ике оныгы булган Әлфия Һадиева. – Без һәркөнне биредә йөрибез. Башта кешеләрнең культурасызлыгына исебез китә иде. Кичке якта үсмерләр җыела. Эскәмиядә утыручы яшьләр акырышалар, төкерәләр, көнбагыш чиртәләр. Кечкенә балаларның туплары шул төкерекләргә барып төшә.
Бу күренешкә ачу килеп йөргән чак иде, подъездда чүпүткәргеч янында берсе зур «эшен» башкарып чыгып киткән. Сүз җитми...
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа