Йөртә кешене язмышлар
Беркемнең дә сандыгы буш түгел, диләр халыкта. Бик яхшы беләм дип йөргән кешеңнең дә тормышында башкаларга ачып салмаган ниндидер фактлары була.
Рәмзия белән без мәктәп елларыннан ук таныш: бер мәктәптә, аннары бер югары уку йортында белем алдык, безне җәмәгать эшләре берләштерде. Мәктәп, студент елларында һәрчак активистлар сафында булдык. Аралашу җәмәгать эшләре белән генә чикләнмәде: кунакка да йөрештек, аеруча студент елларында. Әтисе Әнвәр абый, әнисе Миңниса апа – тыйнак, кунакчыл кешеләр, сеңлесе Гүзәлия берничә сыйныф түбән укыды. Ул да мәктәпнең активисткасы булды. Мин аларны дүрт кешелек гаилә дип санап йөрдем, әле тагын Саша, Лева, Марта дигән туганнары да бар икән. Татар гаиләсендә ни өчен өч баланың чит исем йөртүләре чын-чынлап гаҗәпкә калдырды. «Аның тарихы бик озын, берәр җай чыкканда сөйләрмен әле», дигән иде Рәмзия.
Җае Уфа дәүләт архивына – Түбән Мактама бистәсе турында китап әзерләү өчен материаллар тупларга баргач чыкты. Көне буе архивта документлар актарып утырып, кич белән ямьле Агыйдел буе, андагы Салават Юлаев һәйкәле, җырга салынган данлыклы «Өфе юкәләре» аллеясы белән хозурланып кайткач, сөйләшергә мөмкинлек туды.
Әнвәр абыйның Миңниса апа белән кушылганчы гаиләсе булган икән, бу өч бала беренче никахтан.
Бөек Ватан сугышы афәте Җиһаншиннар гаиләсен дә читләтеп узмый. Сугышның беренче көнендә үк фронтка киткән әтисе Әхмәтгали белән 19 яшьлек Сәет абыйсының 1941 елның ноябрендә һәлак булулары турында кара мөһерле хатлар килә. Әтисе һәм абыйсы өчен үч алу теләге белән янган Әнвәр дә хәрби комиссариат бусагасын таптый башлый, әмма 18 яшең тулмаган дип, аны кире боралар. Колхоздан белешмә алып, теләгенә барыбер ирешә һәм 1942 елның апрель аенда кулына повестка ала.
Псков тирәсендә барган беренче бәрелешләрдә үк әсирлеккә эләгә. Германия, Австрия концлагерьларында мәхшәр башлана: солдатлар ачлыктан, рудниклардагы һәм шахталардагы авыр эштән интегәләр. Җәен үлән-яфрак ашап җан асрыйлар, бер күсе дә калмый хәтта. Тәннәре буйлап бетләр чабыша.
1945 нең җиңүеннән соң Австриядән совет әсирләрен эшелон белән илгә җибәрәләр. Әмма аларны беркем дә колач җәеп каршы алмый: чик буенда документларын тикшерә башлыйлар, кабат төрмә, кабат сорау алулар башлана, аермасы шунда – бу юлы инде НКВДлылар җиз иләктән үткәрә. «6 елга Власов армиясендә хезмәт иткән өчен спецпоселениегә. Урнашу урыны - Воркута» дигән хөкем чыгарыла әсирләргә һәм шул исәптән Әнвәр Җиһаншинга.
Воркутада ул урман кисәргә билгеләнә. Шунда яшь немец кызы Лизаны очрата. Әсирлектә алман телен өйрәнгән Әнвәргә кыз белән аралашу
кыен булмый, яшьләр арасында мәхәббәт очкыны кабына, бераздан алар кавышалар.
Җиһаншиннар гаиләсендә Воркутада өч бала дөньяга аваз сала: Саша, Лева һәм Марта. Урман кисү, агачлар аудару кебек гаять зур физик көч таләп итә торган эшләрдә ир-атларга һәм хатын-кызларга аеру юк: барысы да бертигез эшли. Лиза авырлы килеш барлык эшләрне башкара, бала табып, өч көн узуга кабат эшкә чыга. Авыр хезмәттән яшь әни сәламәтлеген югалта һәм вафат була.
1966 елның апрелендә СССР Югары Советының Бөек Ватан сугышы елларында хезмәттәшлек иткән совет гражданнарын амнистияләү турындагы указы кабул ителгәч, Әнвәр өч баласын туган ягына – Башкортстанга алып кайта. Әмма аны анда көтеп торучы булмый, чөнки 1942 елда ук Әнвәр Җиһаншинның һәлак булуы турында хәбәр килгән була.
Язмыш җилләре аны яшь кала – Әлмәттән читтәрәк урнашкан Түбән Мактама авылына алып килә. Миңниса исемле бер балалы яшь хатынга димлиләр Әнвәрне. Әниләренең өч балалы иргә кияүгә чыгарга батырчылык иткәненә Рәмзия бүген дә шакката. Бераздан уртак балалары – Рәмзия белән Гүзәлия дөньяга килә.
Яңа җирдә ияләшү шактый кыен була башта балаларга. Беренче көнне үк урамга чыккан Саша белән Леваны авыл малайлары «фашист, фашист» дип үртәп, өсләренә капчыклар ыргыталар, кыйнарга телиләр. Телләре немецча ачылган малайлар татарча бер кәлимә сүз белми. Миңниса апаның әнисе әкренләп татар сүзләрен өйрәтә. Телне Саша аеруча тиз үзләштерә. «Әби, ашыйсым килә» - иң беренче өйрәнгән җөмләсе шул була малайның.
Балалар мәктәптә бик тырышып укыйлар. Түбән Мактама урта мәктәбендә озак еллар немец телен укыткан Мидхәт Әхмәт улы Әхмәтов ата-аналар җыелышында аларны мактап туймый. Әнвәр абый белән немец теле укытучысы еш кына очрашалар-аралашалар, бергәләп немец телендә җырлар да җырлыйлар.
Ә балаларның әнисе ягыннан әбиләре Эмма Целиноград каласы тирәсендәге бистәдә яши. Оныклары турында кайгыртып тора, посылкалар җибәрә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Саша политехник институтка укырга керә, 8 нче сыйныфны тәмамлаган Лева да әбисе янына китә. Анысының күңеле авыл хуҗалыгына тарта. Йөзәр баш күркә, казлар үстерәләр. «Әти-әниләр белән немецлар яши торган бистәгә кунакка баргаладык, андагы тәртипкә, пөхтәлеккә һәм чисталыкка шаккатып кайта идем», дип искә алды Рәмзия.
Эмма әбиләрен чиксез хөрмәт иткән малайлар аның бер генә сүзен-киңәшен дә үтәмичә калмыйлар. Булачак хатыннары белән дә егетләрне ул үзе таныштыра: башка милләт кызына өйләнергә рөхсәт юк.
Узган гасырның 80 нче еллар азагында егетләр әбиләренең сеңлесе ярдәме белән, гаиләләрен алып, Германиягә күченәләр. Александр Әнвәр улы Җиһаншин Линдау шәһәрендә яши, өч улы бар. Ике ул һәм бер кыз әтисе Лев Җиһаншин Мюнхенда гомер итә. Марта исә илдә кала – бүгенге көндә Чиләбедә яши.
Яшьлегендә шактый кыенлыклар күреп, сәламәтлеген шактый какшаткан Әнвәр абыйның 1982 елда гомере өзелә. Ни кызганыч, әсирлектә булган Әнвәр Җиһаншин бары тик вафатыннан соң – 1994 елда гына аклана.
Туганнар бер-берсе белән элемтәдә торалар, абыйлары Түбән Мактамага кунакка кайтып, яшьлекләрен искә төшерделәр, Марта да еш кунак була. Социаль челтәрләрдә дә даими язышып-хәбәрләшеп торалар.
Наилә ГАНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа