Тимур Кадыйров Конституциягә төзәтмәләр турында: «Алар яшәешнең барлык аспектларына да кагылачак»
Ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү Россия халкының тормышын яхшы якка үзгәртәчәк, дип фикер йөртә Татарстанның халыкларының Яшьләр Ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров.
«Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнеп, кеше аларның барысы да илебезне көчәйтүгә, анда яшәүчеләр файдасына юнәлдерелгәнлеген аңлаячак. Алар яшәешнең барлык аспектларына да кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак, яшьләр, укытучыларга кагылачак. Шуңа күрә һәркемгә килеп, бу төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк», - дип белдердергән Тимур Кадыйров.
Ул шулай ук Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәлүнең мөһимлеген дә билгеләп үткән.
Фото:архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа