Мөмкинлеге чиклеләр чемпионатында Әлмәт кешесе җиңгән
Әлмәттә яшәүче Рөстәм Мингулов мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырылган "Абилимпикс" чемпионатның региональ этабында алтын медаль яулады.
Медицина көллиятенең күрмәүче студентлары һәм Казаннан һәм Әлмәттән килгән белгечләр «Массажист»компетенциясе буенча ярыштылар.
Студентлар арасында бу юнәлештә Түбән Кама егете Евгений Акулов җиңде, белгечләр арасында Әлмәттә яшәүче Рөстәм Мингулов җиңде. Алар икесе дә Татарстан данын ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак Бөтенроссия чемпионатында яклаячак.
Модельләрдә конкурсантлар классик һәм ирекле массаж күрсәттеләр, мәсәлән, целлюлитка каршы, Испан, Һавайя һәм остеопатик массажлар. Ә башкаруның сыйфатын шәһәр дәвалау-профилактика учреждениеләре белгечләре бәяләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа