Татарстанның медицина хезмәткәрләренә коронавируска каршы прививка ясалачак
Озакламый республика табибларына вакцинация ясый башлаячаклар.
Вакцинация алдыннан табиблардан ПЦР-мазок алачаклар һәм алар коронавирусны ачыклау өчен антитәнчекләргә тест тапшырачак.
Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын беренче булып медицина хезмәткәрләре алачак. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Анда шулай ук вакцинацияләүнең мәҗбүри булмаячаягын да хәбәр иттеләр.
Вакцинацияләү эш урыны буенча оештырылак, аны поликлиникаларның мобиль төркемнәре үткәрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа