Тукта, COVID!
Ковид безнең яшәү рәвешен үзгәртте. Битлек киеп йөрү, кайбер урыннарда перчаткалар кию күпләребез өчен гадәтигә әйләнде.
Ун көн дәвам иткән бәйрәм ялларыннан соң шәһәрдә һәм районда бу уңайдан хәл-торыш ничегрәк икән?
Әңгәмәдәшебез – табиб-пульмонолог, күпләр өчен Инстаграмда махсус сәхифә алып баручы буларак таныш Рөстәм Насретдинов.
– Рөстәм әфәнде, бүген районда һәм шәһәрдә әлеге авыруның торышын табиб буларак ничек бәялисез?
– Бүген Әлмәт муниципаль районында вәзгыятьне тотрыклы дип әйтергә була. Бигрәк тә май, июнь һәм сентябрь-октябрь айлары белән чагыштырганда бу шулай. Теге айларда бик куркыныч, әйтергә кирәк, коточкыч иде. Дөресен генә әйткәндә, мин райондагы статистика белән килешмим. Әйе, моны яшермичә әйтәм. Ләкин бүгенге көндә хәлнең тотрыклы булуы хак.
– Димәк, Яңа ел бәйрәмнәрендә авыру таралу, күбәю очраклары күренмәде?
– Әйе. Ләкин өченче дулкын турында да әйтәләр. Бу грипп белән бәйле булырга да мөмкин. Әгәр дә кеше икесе белән дә авырса, бу күпкә катлаулырак.
– Ничек уйлыйсыз, ковидка каршы вакцина бик тиз уйлап чыгарылмадымы? Ничә еллар инде СПИДка, яман шеш авыруына каршы вакцина уйлап таба алганнары юк бит.
– Монысы аның башка төрлерәк. Бу җиңелрәк. Моңа бик тиз расшифровка ясадылар, тикшерделәр. Моны махсус вирусологлар, галимнәр өйрәнде. ВИЧ белән чагыштырганда бу вирус гади. Вакциналар бик күп төрле. Монда төрле вариантлар бар.
– Гадәттә, гриппка каршы прививканы эпидемия башланганчы, алдан ясыйлар, грипп вакытында түгел. Ә монда пандемия бара, һәм шул вакытта вакцина кадыйлар. Бу беркадәр сәеррәк түгелме?
– Әйе, башта мин дә нәкъ сез әйткән сүзләрне әйткән идем. Инстаграмда язылучыларымның кайберләре хәзер мине үз сүземнән баш тартуда гаепли. Ике ай эчендә вакцина әзер була имеш. Гадәттә, ул башта хайваннарда, аннан үзләре теләк белдергән кешеләрдә, аннан инде өченче этап - күбрәк төркем кешеләрдә сынала. Монда ике этап үтте дә, кешеләрдә сыный башладылар. Яз көне, вакцина әзер дигән хәбәр чыккан вакытта мин каршы идем. Минем бу хакта «Бизнес-онлайн» газетасында мәкаләм дә чыккан иде. «Мин тәҗрибә үткәрә торган куян да, тычкан да һ.б. да түгел», дип язган идем. Әйе, мин ул сүзләремнән баш тартмыйм. Чөнки әле ул вакытта вакцина сынау срогын узмаган иде. Ә бүген инде вакыт үзенең сынау чиген узды. Мин вакцина ясату яклы. Гаиләмдә дә барысына да ясатам. Юк, мин бу инде камилләшкән вакцина дип әйтмим. Әле ул һаман өйрәнелә, һаман яхшыртыла.
– Пандемия башланганчы Россия халкының бай катламы һәм мәҗбүр булганы хәйрия акчалары җыеп чит илләрдә дәвалану ягын карады. Ә бүген исә безнең уйлап тапкан вакцина яхшырак. Бу, «теләсәк, без булдырабыз»мы, әллә инде гомуми халык өчен ярыймы?
– Әлбәттә, чит илләрдә дә вакциналар уйлап табыла. Безнең илдә ясалганы арзангарак чыга, үзебезнең мөмкинлегебез бар, димәк. Элек кем чит илдә дәваланган, алар хәзер дә чит ил даруларын эчәләр, шунда дәваланырга тырышалар. Акчалары булган кешеләр үзләре теләгән вакцинаны сатып алып та кадатырга мөмкин
– Вакцинация түләүлеме? Аны ясату тәртибе ничек?
– Юк, ул бушка ясала. Аны 14 көн эчендә коронавирус диагнозы расланган кеше белән контактта булмаган кешеләр ясата ала. Әгәр дә кешенең хроник авырулары бар икән һәм терапевт рөхсәт итмәсә, аларга вакцинация ясалмый.
Вакцинация ясатырга теләгән кеше поликлиникага шалтыратып языла. Авырлык бары тик шунда, вакциналар 5 дозалы. 1 генә доза булса җиңелрәк булыр иде. Ә монда 5 кешенең бергә килүе кирәк. Егерме бер көн узгач икенче этап ясала.
– Мин октябрь аенда ковид белән авырдым. Миңа вакцина ясатыргамы?
– Әлеге авыру белән авырган кешедә ярты ел, ягъни алты ай дәвамында антитәнчекләр саклана, ди галимнәр. Дүрт, сигез ай дәвамында саклана дип язылган очраклар да бар. Әлбәттә, бу саннарны катгый шулай дип әйтеп булмый әлегә. Чөнки пандемиягә бары тик бер ел. Бер ел эчендә бөтенесен дә ачыклап бетерү мөмкин түгел. Аннан соң, алда әйтелгәнчә, ул бик тиз арада мутация кичерә, үзгәрә тора. Әле бик аз вакыт узды. Тулы канлы, бөтен ягын да ачып биргән мәгълүмат әлегә кадәр юк.
– Сез Инстаграмда үз сәхифәгезне алып барасыз. Сезнең язылучыларыгыз, ягъни подписчикларыгыз бар. Аларның ничә проценты ясатырга тели?
– Язылучыларымның 20% ы вакцинация ясатырга тели. Алар минем фикер белән килешәләр, кирәклеген аңлыйлар.
– Ничек уйлыйсыз, ковид язга тагын көчәеп китмәсме?
– Монда өч фактор йогынты ясарга мөмкин. Беренчесе, халыкның наданлыгы, томаналыгы. Чөнки кешеләрнең күбесе әлеге авыруны симптомнарсыз, яшерен формада уздырдым дип уйлый. Икенчесе, 10% халык гомумән коронавируска ышанмый. Ә менә үзенең якыннарын югалткан, белгән кешеләрен соңгы юлга озаткан яисә авырган кешеләр, әлбәттә, әлеге авыруга башкачарак карый. Һәм, өченчедән, статистиканың дөрес булмавы.
– Табиб буларак, әлеге авыру турында һәрдаим әйтеп, кисәтеп торырга кирәк дип саныйсызмы?
– Мин кешеләр ышана торган чыганак булырга тиеш дип саныйм. Кеше аңа ышансын. Күпме кеше авырган, күпмесе үлгән һ.б. Тик кешене куркытып, чарасызлыкка этәрергә кирәк түгел. Һәркем белә, сез бөтен уйлаганыгызны язып бетермисез, мин Инстаграмда бөтен белгәнемне күрсәтә алмыйм. Менә безнең бәла кайда. Ә кешеләр бөтен җирдә шаблон икәнен аңлый. Монда медицина хезмәткәрләре тарафыннан сыйфатлы мәгълүмат кирәк, һәм аларны сыйфатлы итеп халыкка җиткерә белү зарур. Алтын урталыкны саклау кирәк. Чөнки кемнедер куркытырга, ә кемнедер, киресенчә, куркытмыйча гына эш итәргә туры килә.
– Менә хәзер яңадан кеше күп җыела торган чаралар үткәрә башладылар. Бу чирнең янә куәтләнүенә китермәсме?
– Әгәр дә массачыл төстә вакцинация уздырабыз икән, мондый чаралар куркыныч түгел дип саныйм. Авыру билгеләре сизелүгә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кеше күбрәк аш мәҗлесләрендә авыру йоктыра. Мәеттә вирус 4 тәүлек саклана. Аның янында гадәттә кешеләр үзләрен саклый, зиратта да ачык һава булгач артык куркыныч түгел. Ә менә ашларда җыелу куркыныч. Иртәме-соңмы, бөтен кеше авырый бу авыру белән. Ләкин һава һ.б. юллар белән күчә торган бик күп авырулар бар. Беренчедән, хәзер таләп ителә торган саклану чаралары шул авырулардан саклый. Чөнки кеше нинди дә булса авыру белән авырса, аның иммунитеты какшый һәм ул ковидка тизрәк бирешә. Ә саклану чараларын күргән очракта, иммунитет нык булганда, ул башкача уза. Битлектә бит үзеңнең микробларың җыела, шуңа да аны еш алыштырырга кушалар. Минем уйлавымча, һәр тукталышта кулланган битлекләрне сала торган һәм дезинфекция ясый торган махсус савытлар, чистаны бирә торган урыннар булырга тиеш. Шулай булса дөресрәк булыр иде.
Әңгәмә тәмам. Сораулар бихисап. Уйланган кешегә уйланырлык җирлек бар. Аллаһ та бит сакланганны саклармын дигән!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа