Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йомгак ясалды: бар да яхшы

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашында район сәламәтлек саклау оешмаларының эш йомгаклары буенча киңәйтелгән медицина киңәшмәсе узды.

Катнашучылар шәһәр һәм район халкына медицина ярдәме күрсәтүне оештыруга кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышты.

ОРВИ вакытында халыкка медицина ярдәме күрсәтү, хастаханәдән тыш пневмония һәм яңа коронавирус инфекциясе, район онкология хезмәтенең эше кебек мөһим темалар да каралды.

Төп доклад белән сәла-мәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Маргарита Суфиярова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча демографиядә уңай тенденция сакланган. Үлү-челәр санына килгәндә, кан әйләнеше системасы авырулары иң зур өлешне алып тора, ягъни барлык үлемнәрнең 49 % ын тәшкил итә. 100 мең кешегә уртача 612,3 очрак туры килә (2019 ел белән чагыштырганда 15,9 % ка арту күзәтелә), икенче урында - яман шеш авырулары (13%), үлүчеләр саны күрсәткече 100 мең кешегә 171,5 очрак, 2019 ел белән чагыштырганда 8% ка кимрәк. Өченче урында - сулыш органнары авырулары, үлүчеләр 100 мең кешегә 121,7 очрак. Маргарита Суфиярова билгеләп үткәнчә, районда беренчел авырулар саны арта төшкән, ләкин шул ук вакытта ВИЧ-инфекция, туберкулез, сифилис һәм го-норея белән авыручылар саны киресенчә кимегән.

Медсовет барышында яман шеш һәм аңа шик булган авыруларга консультатив һәм диагностик медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе дә күтәрелде. Шеш барлыкка килгән 10240 кешенең 8715 е диспансер күзәтүендә. Халыкның яман шешләрдән үлем-китем санын киметү, онкология хезмәте эшенең нәтиҗәлелеген һәм медицина ярдәменнән территориаль файдалану мөмкинлеген арттыру максатында 2020 елның декабрендә Республика онкология диспансерының Әлмәт филиалы радиология корпусын төзү һәм җиһазлау тәмамланды. Әлеге объектны файдалануга тапшыру онкологик авырулы пациентларга радиотерапияне урында үткәрү мөмкинлеге бирә.

Балалар сәламәтлеген саклау да мөһим сорау булып тора. Йогышлы булмаган хроник авыруларның күпчелеге балачакта һәм бигрәк тә яшүсмер чорда ук башлана. Бүгенге көндә чирләре булган 11549 бала диспансерда учетта тора. Беренче урында сулыш органнары авырулары, икенче урында имгәнүләр, агулану һәм башка тышкы сәбәпләр, өченчедә - күз һәм аның белән бәйле өстәмә авырулар. Аларны нәтиҗәле дәвалау өчен югары технологияле медицина җиһазларын куллану һәм кечкенә пациентлар өчен тиешле шартлар тудыру кирәк. Әлеге уңайдан медсоветта күңелле яңалык җиткерелде - март аенда 22 урынлык хирургия корпусы ачылачак.

Медицина тармагында кадрлар мәсьәләсен хәл итү әле дә актуаль булып кала бирә. Бүген районның медицина оешмаларында 608 табиб эшли, шуларның 17 се - авыл җирлегендә. Кадрлар кытлыгы проблемасын чишү «Сәламәтлек саклау» милли проектының барлык төбәк проектларын тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән. «Татнефть»нең финанс ярдәме белән 2019 елда табибларга 34 фатир бүлеп бирелгән, 2020 елда 12 табиб-белгеч фатир алган. «ТР Хөкүмәте грантлары» республика программасы буенча 2014 елдан башлап районга 108 табиб җәлеп ителгән, шул исәптән 2020 елда - 8 табиб. «Земский доктор» программасы буенча 4 табиб эшкә урнаштырылган.

Маргарита Суфиярова чыгышы азагында ТР Хө-күмәтенә, Сәламәтлек сак-лау министрлыгы һәм район җитәкчелегенә, «Татнефть» компаниясенә, шулай ук барлык коллегаларына пандемия чорында һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Альмир Абашев һәм Тимур Нагуманов Әлмәт муниципаль районының медицина хезмәткәрләре эшенә югары бәя бирделәр, коронавирус белән көрәштә күзәтелгән уңай күренешне дә әйттеләр, авыруларны профилактикалауда вакцинацияләүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Альмир Рәшидович сәламәтлек саклау системасын, шул исәптән үзәк район хастаханәсен дә модернизацияләү барышы турында сөйләде. Чыгышы азагында Маргарита Суфиярованың COVID-19 белән көрәш чорында башкарган җаваплы эшчәнлеген билгеләп үтте һәм аңа ТР сәламәтлек сак-лау министрының Рәхмәт хатын тапшырды. Медицина хезмәткәрләре шәһәр һәм район сәламәтлек саклау идарәсенә билгеләнгән яңа җитәкче - элек шәхси медицинада эшләгән Ренат Мөрсәлим улы Шакиров белән якыннан таныштылар.

Очрашу ахырында медицина өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен ТР Сәламәтлек саклау ми-нистрлыгы һәм район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бүген районның медицина оешмаларында 608 табиб эшли, шуларның 17се - авыл җирлегендә. Кадр-лар кытлыгы проблемасын чишү «Сәламәтлек саклау» милли проектының барлык төбәк проектларын тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән. «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән 2019 елда табибларга 34 фатир бүлеп бирелгән, 2020 елда 12 табиб-белгеч яшәү өчен фатир алган. «ТР Хөкүмәте грантлары» республика программасы буенча 2014 елдан башлап районга 108 табиб җәлеп ителгән, шул исәптән 2020 елда - 8 табиб. «Земский доктор» программасы буенча 4 табиб эшкә урнаштырылган.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса