Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлфиз Максеев: «Астма диагнозына кадәр сузмагыз!»

Яз кемгәдер шатлык алып килсә, кемгәдер аллергия «бүләк итә».

Бу афәт агачлар яфрак ярган, чәчәк аткан вакытта аеруча «усаллаша».

Сезонлы аллергиядән котылу чаралары бармы һәм аның симптомнарын ничек җиңеләйтергә? Бу хакта без Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасы иммунолог-аллергологы Әлфиз Максеев белән әңгәмә кордык.

- Әлфиз Рәмзиевич, язгы аллергиянең нинди төрләре була?

- Яз көне агач серкәсенә аллергия - поллиноз күзәтелә. Симптомнар агачлар яфрак яра, үсемлекләр чәчәк ата башлагач барлыкка килә.

- Күбрәк ничә яшьтәге пациентлар мөрәҗәгать итә?

- Аллергиянең яше юк. Ләкин өлкәннәр арасында аллергия сирәк күзәтелә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше олыгайган саен аллергиясе кими.

- Аллергия куркынычы кемнәргә күбрәк яный?

- Әгәр нәселеңдә кемдәдер аллергия булса, бу кеше риск төркеменә керә. Даими ачык һавада шөгыльләнүчеләр, зыянлы предприятиедә эшләүчеләр дә шулай ук. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аллергиянең үсү сәбәбе урбанизациядән дә тора.

- Кайсы төр үсемлекләргә, агачларга аллергия күзәтелә?

- Күбрәк каен агачына көчле аллергия була. Шулай ук зирек, чикләвек агачлары да кешедә аллергия тудыра.

- Аллергиянең нинди симптомнары күзәтелә?

- Борын томалана, йөткерү өянәге барлыкка килә, күзләр кычыта, яшь ага. Куркыныч шунда ки, үзвакытында дәваланмыйча йөрсәң, аллергия риниты астмага күчәргә мөмкин. Аллергик астма булганда сулыш алу кыенлаша, буылу, ютәл күзәтелә. Шул ук вакытта ризыкка да аллергия барлыкка килергә мөмкин. Структур охшашлык аркасында иммун системасы серкәгә генә түгел, ә шундый ук молекулалары булган ризыкка да аллергия белән җавап кайтара.

- Язгы аллергиядән ничек сакланырга? Профилактик чаралар бармы?

- Беренче чиратта, аллергияне ачыкларга кирәк. Күпләр аллергияне инфекция белән бутый һәм икенчесен дәвалый. Әмма нәтиҗә юк. Ел саен бер үк вакытта кабатлангач кына, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, табибка мөрәҗәгать итәләр. Без инде алдан ук пациентларны язгы сезонга әзерли башлыйбыз. Аллерген белән контактны мөмкин булганча чикләргә кирәк. Чәчәк ату сезонында, бигрәк тә коры һәм кояшлы вакытта урманда һәм паркларда йөрүдән качу зарур. Урамда җил һәм кояш булса, тәрәзәләрне ябык тотыгыз. Өйдә даими дымлы җыештыру үткәрегез. Аллергеннар кием һәм чәчләрдә утырып калырга мөмкин, шуңа күрә, урамнан кергәч, чәчегезне юыгыз, киемегезне ешрак алыштырыгыз.

- Аллергия белән авырып киткәндә, симптомнарны ничек җиңеләйтергә?

- Моның өчен антигистамин препаратлар кабул итәргә мөмкин. Ләкин алар симптомнарны вакытлыча гына баса. Өзлегүләр булмасын өчен, табибка баруны кичектермәскә кирәк.

- Сезонлы аллергиядан тулысынча дәваланып буламы?

- Чәчәк ату сезонына кадәр пациентларны әзерлибез. Озакка сузылган аллергияне дәвалауның бердәнбер ысулы - аллерген-үзенчәлекле иммунотерапия. Ул иммун системасы балансын нормага кертә һәм аллергеннарга сизгерлекне киметә. Мондый дәвалау кеше организмына билгеле бер аллерген дозаларын эзлекле рәвештә кертүдән гыйбарәт. Өч еллык дәвалау курсыннан соң пациентның озак вакытлы ремиссиясе, аллергенга бирешмәүчелек барлыкка килә.

- Әлфиз Рәмзиевич, әлмәтлеләргә нинди киңәш-теләкләрегез бар?

- Әгәр аллергия билгеләре булса, белгечкә барыгыз. Астма диагнозына кадәр сузмаска тырышыгыз. Табиб шәхси дәвалану билгеләячәк, киңәшләр биреп, нәрсә ярый, нәрсәдән баш тартырга кирәк икәнлеген әйтәчәк. Онытмагыз: иң яхшы чара - профилактика. Сәламәт булыгыз!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса