Юылганны гына аша
Кояш кыздыра, урамда эссе. Бакчада, теплицада беренче яшелчәләр, яшел тәмләткечләр өлгереп килә. Бу чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан.
Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар аша эләгергә мөмкин. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте азык-төлекне әзерләү һәм куллану алдыннан ничек дөрес юарга кирәклеген искәртә. Гади кагыйдәләрне үтәү төрле авырулар куркынычын киметергә ярдәм итәчәк:
урамнан кергәч һәм бәдрәфтә булганнан соң кулны сабынлап юарга;
өйне кимендә атнага ике тапкыр сулап җыештырырга;
экзотик продуктларны һәм җитештерү урыны билгесез булган ризыкларны ашамаска;
урамда, шикле урыннарда ризык сатып алмаска;
кайнаган су гына эчәргә;
тиз бозылучан ризыкларны дөрес сакларга;
шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә.
Эчәк авыруларын кисәтү өчен яшелчәләрне һәм яшел тәмләткечләрне яхшылап юу, ә итләрне термик эшкәртү сорала.
Җиләк-җимешләрне агым суда юу нәтиҗәлерәк. Хәтта банан һәм апельсинны да юарга кирәк. Аларның кабыгындагы бактерияләр ашый торган өлешкә үтеп керергә мөмкин. Ярмаларны артык крахмалдан, тузаннан арындыру өчен зуррак савытларга салып, болгатырга һәм 2-3 тапкыр юып, аннан соң сыгып, түгәргә киңәш ителә.
Балык һәм диңгез продуктларын юу кирәк түгел, аларга термик эшкәртү уздыру сорала. Ә менә моллюскларны юу зарур, чөнки аларда ком, вак таш булырга мөмкин.
Кызыл иттәге барлык бактерияләрне дә юып кына бетерү мөмкин түгел, чөнки аларның күбесе тирәндә - мускул җепселләрендә урнашкан. Шуңа күрә дә иң нәтиҗәле ысул - термик эшкәртү уздыру. Иттән булган ризыкларны озак һәм җентекләп пешерү сорала. Продукт эчендәге температура 85 градус тәшкил итәргә тиеш.
Үз бакчагызда үскән петрушка, укроп һәм яшел суганны ашар алдыннан гына түгел, суыткычка куяр алдыннан да юарга кирәк. Махсус савытларга тутырып сатылган яшел тәмләткечләрне юу со-ралмый. «Куллануга әзер» билгесе бармы икәнлеген карарга киңәш ителә. Бар икән, димәк, яшелчәләр өч тапкыр юдыртылган дигән сүз. Шикләнәсез икән, та-гын бер тапкыр агым суда чайкатып алырга мөмкин.
Бер караганда гөмбә туфракка якын урнашкан булса, икенче яктан ул һаваны һәм бактерияләрне сеңдерүче көпшәк мунчалага тиң. Шуңа күрә дә, үзегез җыйган гөмбәләрне пычрактан арындыру өчен, аларны 30 минутка җылы тозлы суга салып торып, соңыннан агым суда пычрагы чыгып беткәнче юу сорала. Кибеттән сатып алынган савыт эчендәге гөмбәләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп алу да җитә.
Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне эшкәртер алдыннан кулларыгызны кер сабыны белән юарга онытмагыз. Кагыйдәләрне үтәсәгез - сәламәт булырсыз!
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа