Бил авыртканда нишләргә? Табиб киңәшләре
Бакчадагы язгы мәшәкатьләр сиздерми генә җәйгеләренә ялганып китте. Кызу «хезмәт чирегенә» аяк бастык. Күпләр алны-ялны белми казый, тырмалый, утырта, чәчә, ташый, су сибә...
Эшнең ниндие генә юк. Бер төрен эшләп арысаң, үзеңә ял ясап, икенче төренә алыштырырга мөмкин. Бакчасы булган кешегә, бигрәк тә авыл җирендә, эшнең бетәсе юк.
Кышкы озын кичләрдән, салкыннардан арыган халык чын мәгънәсендә яратып җирдә «казына», арыганын да белми эшли. Һәм, эшләп арудан үзенчә бер канәгатьләнү хисе кичереп, тизрәк аву ягын карый. Ләкин мондый гади көндәлек мәшәкатьләр дә күңелсез нәтиҗәләргә - буыннар сызлау, арка һәм бил авыртуга китерергә мөмкин. Түтәлдә казынучыларның тормышын ничек җиңеләйтергә соң? Әлмәт иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы Гаяз Муллахмәтов белән шул хакта сөйләштек.
- Гаяз Габдуллович, бакча чоры башлану белән күп кенә бакчачылар бил авыртудан интегә. Аның сәбәпләре нәрсәдә?
- Кешеләр кыш буе ял итә, аннары язгы-җәйге чор җитүгә тизрәк бакчага омтыла. Бакчада эшләү утырту белән генә чикләнми, көн саен су сибү дә бар бит әле. Физик әзерлек булмау сәбәпле, мускуллар киеренкелеге барлыкка килә һәм бил авырта башлый.
- Мускуллар киеренкелеген булдырмау, билгә йөкләнешне киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Физик йөкләнешне акрынлап арттыру зарур. Су сипкәндә ун литрлы лейкалар кулланмагыз, йә аларны яртылаш кына тутырыгыз. Әйе, күбрәк вакыт сарыф ителәчәк, әмма үзегезгә җиңелрәк булачак. Авырлык тигез төшсен өчен аны ике кулга бүлеп күтәрү яхшырак. Умыртка баганасының аерым бүлекләренә йөкләнешне махсус ортопедик корсетлар ярдәмендә дә киметергә мөмкин. Ә гомумән күңелсез мизгелләрне кисәтү өчен көн саен физкультура белән шөгыльләнеп, мускулларны ныгыту кирәк. Безнең районда моның өчен барлык шартлар да тудырылган, спортзаллар бар.
- Өй шартларында билнең кискен авыртуын ничек җиңеләйтеп була?
- Беренче чиратта, физик көчәнешләрне туктатыгыз. Авыртуны баса торган мазь, гельләр ярдәмгә киләчәк. Мәсәлән, меновазин эремәсен кулланырга мөмкин. Шулай ук авыртуны баса торган дару эчәргә була. Әйтергә кирәк, мунча яки сауна керергә ярамый. Югыйсә хәлнең катлаулануы ихтимал. Хәлегез икенче көнгә дә уңайланмаса, табибка күренү хәерле. Терапевт неврологка юллама бирәчәк. Ул үз чиратында рентген аша тикшереп, дөрес диагноз куяр, аннан дәвалау курсы билгеләр.
- Кайбер кешеләр авыртуны яшереп, түзеп, бакчада эшләп йөри. Аларга нинди киңәш бирер идегез?
- Алай түзеп, дәваланудан качып йөргән арада гади бил авыртуы бүсергә әйләнеп куйган булуы да ихтимал. Шуны исегездә тотыгыз, вакытында табибка күренү авыртуны башлангыч чорында ачыкларга, аның белән көрәшүне дә иртә башларга мөмкинлек бирә.
- Әлмәт халкына нинди теләк-киңәшләрегез бар?
- Әлмәтлеләргә зур хөрмәт белән карыйм. Алар - хезмәт кешеләре, нефтьчеләр. Барлык Әлмәт халкына, үз якташларыма, нык сәламәтлек, авыруларсыз озын гомер телим.
- Файдалы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Гаяз Габдуллович!
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа