Пандемиядән котылуның бердәнбер чарасымы?
Коронавирустан вакциналаштыру бүгенге көндә иң популяр темаларның берсе булып кала бирә.
Отпусклар сезоны тәмамланып, эшкә чыгарга вакыт җиткәндә һәм яңа уку елы башлану чорына аяк басканда аның әһәмияте тагын да арта төште.
Прививка ясатмаганнарны алда ни көтә? Әлеге сораулар һәркемне борчыйдыр, мөгаен. Массакүләм мәгълүмат чараларында әледән-әле коронавирустан һәм прививка ясатканнан соң вафат булучылар турында сөйләп торалар. Берсеннән-берсе капма-каршы булган фикерләр кайнаганда халыкка нишләргә, ничек дөрес юлны сайларга? Коронавирусның ни дәрәҗәдә мәкерле авыру булуын иң якын кешеләрен югалтканнар гына аңлый. Шуңа күрә, нәрсә дисәң дә, әлеге куркыныч афәткә каршы тору өчен үз-үзеңне саклау, вакытында прививка ясату зарурдыр, мөгаен.
Прививкалар ясатуның төп максаты - иммунитет, икенче төрле әйткәндә, авыруга бирешмәүчәнлек булдыру. Чараны үткәрү нәтиҗәсендә дөньяда чәчәк (оспа) авыруы бетерелде, кызамык - 500, паротит эпидемиясе - 150, дифтерия авыруы - 200, бума ютәл - 40, столбняк 50 тапкырга азайды. Әйе, прививка ясаткан кешеләрнең дә коронавирус зәхмәте белән чирләүләре мәгълүм. Әмма әлеге кеше алдан вакцина ясатмаган булса, аның авыру дәрәҗәсе күпкә катлаулырак булуы ихтимал иде бит. Шунысы да бар, вакцина компонентлар составы буенча бар кешегә дә килешмәскә мөмкин - һәрберебезнең организмы төрле, хроник авырулары булганнар да шактый арабызда. Бу очракта исә табиб белән киңәшләшү мәҗбүри. Сәламәтлеге өчен кайгырган кеше үз хакын хаклый, дәлилен дә китерә алырга тиештер ул. Коронавирустан ирекле-көчләп тагылган вакциналаштыру турында бик озак һәм бик тәмләп гәп куертырга була. Тик нәрсә генә булмасын, бүгенге көндә коронавирустан прививка ясату соралган чара. Кая гына барма - прививка булуы мәҗ-бүри бит.
Үзәк район шифаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Рәис Зәкиев бү-генге көндә Әлмәт җирле-гендә коронавирустан вакциналаштыру чарасының уңышлы гына тормышка ашырылуын әйтеп китте.
- Хәзерге вакытта үзәк район шифаханәсендә вакцина җитәрлек күләмдә бар. Мөрәҗәгать итүчеләр арткан очракта без аны тагын кайтартачакбыз. 62 меңгә якын кеше прививка ясатты инде. Вакциналаштыру пунктлары барлык поликлиникаларда һәм «Панорама» сәүдә үзәгендә эшли. Моннан тыш, район авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтү максатында мобиль пунктлар булдырылды, - диде ул. Рәис Габдуллович өлкән яшьтәге әлмәтлеләрнең аеруча актив булуын да ассызыклады. 60 яшьтән өстә булган 20 меңгә якын кеше вакциналаштыру узган. Коронавирустан вакциналаштыруның ике этабын да узган ике меңнән артык пенсионер узган атнаның шимбәсендә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында кызыксындыру чарасында катнашып, алар арасында призлар да уйнатылган.
- Өлкән буын сәламәтлеге турында кайгырту - уртак эш. Авыру йоктыру куркынычы янамасын өчен, өлкән яшьтәге кешеләргә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк. Бу катлаулы чорда пенсия яшендәге кешеләргә игътибар күрсәтү һәм аларга хөрмәт белән карау бик тә мөһим, - дип саный Рәис Зәкиев.
Бүген балаларны коронавирустан вакциналаштыру турында да дәүләт күләмендә сүз алып баралар. Прививка ясатмаган студентларны дәрескә кертмәячәкләр, дистантка күчерәчәкләр, дип тә сөйлиләр. Әлегә төгәл карар кабул ителмәгән. Алдагысын тормыш үзе күрсәтер.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа