Әлмәттә коллективларда вакциналаштыру өчен күчмә бригадалар эшли
Күчмә вакцинация бригадалары чиратларны киметү өчен эшли.
Татарстанда күп кенә учреждениеләр һәм оешмалар декабрьгә кадәр хезмәткәрләрнең 80% ын вакциналаштырырга кирәк булган категориягә эләкте. Әлмәттә учреждениеләрдә вакцинация ясау өчен күчмә бригадалар оештырырга булганнар. Бу хакта инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
"Әгәр сез, карар нигезендә, үз хезмәткәрләрегезне вакциналаштырырга кирәк булган учреждениедә эшләсәгез, сезгә вакцинацияләнүчеләрнең процентын 80% җиткерергә кирәк. Оешма җитәкчеләре сәламәтлек саклау идарәсенә яки поликлиникага мөрәҗәгать итеп, язылса, һәр оешмага күчмә вакцинация бригадасы киләчәк", – дип аңлатты Тимур Нагуманов.
Әлеге карар вакцинация пунктларында чиратларны киметү өчен кабул ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа