С витамины турында
Бүгенге көндә төрле витаминнар куллану модага кереп бара дисәк тә ялгыш булмас. Олысы да, кечесе дә көненә дистәгә якын файдалы капсула йота.
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шулардан С витаминының файдасында тукталыйк әле.
C витаминының төп роле - коллаген синтезында катнашу. Ул тән тиресен матур һәм яшь, сеңерләрне, буыннарны сыгылмалы тотарга ярдәм итә. Хроник авырулардан саклый. Иммунитетны ныгыта. Организмны инфекцияләрдән саклаучы кандагы ак тәнчекләр эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Яраларны төзәлүен тизләтә. Тән тиресен кояш нурларыннан, җилдән, суыктан, кибүдән саклый. Е витамины запасларын тулыландыруда уңай йогынты ясый. Организмда тимер матдәсен үзләштерергә ярдәм итә. Шулай ук кан басымын контрольдә тотарга булыша, йөрәк-кан тамырлары системасына көйле эшләргә ярдәм итә.
Тәүлек дозасы: ир-атлар өчен - 90 мг, хатын-кызлар өчен - 75 мг. Бу - бер зур стакан әфлисун суты яки 0,5 стакан карлыганга тиң. С витамины организмга көн дә кирәк һәм ул азык белән бергә керергә тиеш.
Сырганакта, гөлҗимеш, баллы борычта, кара карлыган, киви, һәм петрушкада С витаминының зур күләмдә булуы билгеле.
С витамины организмга бәрәңге аша да керә. Ә аны әрчемичә пешергәндә файдасы тагын да күбрәк. Кызганыч, С витаминын организм туплый алмый. Җәй буена җиләк-җимеш ашап, витаминнар тупладым, дип уйлау - ялгышлык. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне көн саен ашарга кирәк.
Көндәлек рационга җиләк-җимеш кертә алмаганнарга аскорбин кислотасы ярдәмгә килә. C витамины тәмәке тартучыларга, өлкән яшьтәгеләргә, вегетарианнарга, шулай ук рационында яшелчә һәм җиләк-җимеш аз булган кешеләргә кирәк. Шулай да, табиб белән киңәшләшү зарур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа