Инсульт: кисәтелгән - димәк, коралланган!
Һәр елны 29 октябрьдә Бөтендөнья инсульт белән көрәш көне билгеләп үтелә.
Әлеге авыру барлыкка килү куркынычын ничек киметергә һәм инсульт булган кешегә ничек беренче ярдәм күрсәтергә? Бу сорауларга Әлмәт иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы Гаяз Муллахмәтов ачыклык кертте.
Инсульт - ул баш миендәге кан әйләнешенең бозылуы яки баш мие тукымасына кан савуга бәйле халәт. Инсульт куркынычы беренче чиратта артериаль кан басымы югары булган кешеләргә, алкогольне артык кулланучыларга, кан басымыннан даруларны кабул итү режимын үтәмәүчеләргә яный. Һәм, әлбәттә, нәселдәнлек тә зур роль уйный.
Кызганычка каршы, инсультның нәтиҗәләре авыр. Зарарланган баш мие күзәнәкләре идарәсендәге тән әгъзалары эшчәнлеге начарлана. Хәрәкәт нейроннары зарарланса, кеше аерым хәрәкәтләрне башкара алмый. Инсульт булганда еш кына сөйләм бозыла. «Аның нәтиҗәләре баш миенең кайсы өлеше зарарланган булуга бәйле. Нерв юллары чатланып кисешкән, шуңа күрә баш миенең сул ярымшарында булган инсульт тәннең уң як кул-аягы хәрәкәтен чикли, уң ярымшардагысы - сул як кул-аякның», - дип билгеләп үтте Гаяз Габдуллович.
Нигездә инсультны ике төргә аералар - ишемияле һәм геморрагик инсульт. Беренчесе вакытында кан тамыры тыгыла, кан әйләнеше туктала һәм баш миенең бер өлеше үлә. Икенчесендә баш миендәге кан тамырының тышчасы зарарлана, баш миенә кан сава.
Инсультның төп симптомнарын белү бик мөһим. Бу - бит, кул-аякларның оюы, көчле баш авыртуы, битнең кызаруы, әйберләрнең ике булып күренә башлавы, хәрәкәт һәм сөйләм бозылу, күзләрнең начаррак күрә башлавы һ.б.
Кеше аңында булса, аңа елмаерга, телен чыгарып күрсәтергә, берәр сүз әйтергә кушыгыз. Әгәр аның бер як ирене чалшайса, теле бер якка таба гына борылса, сүзләрне бозып әйтсә, ике кулын бертигез биеклеккә күтәргәч, алар төшеп китсә, бу - инсульт симптомнары. Кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Ул килгәнче авыруның артериаль кан басымын үлчәргә.
Баш табиб әйтүенчә, авыруга медицина ярдәме беренче 2 сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш.
Инсультны булдырмау өчен гади, ләкин бик мөһим кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Беренче чиратта артериаль кан басымын контрольдә тотыгыз. Ул югары булса, табиб белән киңәшләшегез. Начар гадәтләрегезне ташлагыз, чөнки алар инсульт барлыкка килү куркынычын ике тапкыр арттыра. Күбрәк саф һавада йөрегез. Физик күнегүләрне гадәти тормышка кертегез. Һәм тагын бер мөһим кагыйдә - ризыкта тоз күләмен һәм терлек майларын киметегез. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Резеда Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа