Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үз белдеклегең белән дәвалану юньлегә илтми

Роспотребнадзорның ТР буенча Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина эшлекле киңәшмәдә район активын эпидемиологик вәзгыять белән таныштырды.

Агымдагы елның ун аенда Әлмәттә йогышлы авыруларның 39214 һәм паразитар авыруларның 677 очрагы теркәлде.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда йогышлы авыруларның 16,3% ка кимүе күзәтелә. Районда респиратор вируслы инфекцияләрне һәм гриппны исәпкә алмаганда, йогышлы авырулар 3104 очрак булды, бу узган ел дәрәҗәсеннән 37,7% ка кимрәк.

14 физиологик төркем буенча йогышлы патологияләр үсеше күзәтелде - вируслар, шул исәптән ротавируслар китереп чыгарган эчәк инфекциясе белән авыручанлык 2,2 тапкырга, көчле респиратор вируслы инфекцияләр белән - 12,6% ка, хастаханә эчендәге инфекцияләр - 50% ка, хастаханәдән тыш пневмония белән - 5,8 тапкырга яисә 16,6% ка артты.

Вируслы ковид этиологияле хастаханәдән тыш пневмония барлык теркәлгән пневмонияләрнең 84% ын тәшкил итте. Коронавирус инфекциясе - безнең өчен яңа авыру, ул инде безнең белән икенче елын яши. ПЦР алымы белән расланган COVID-19 белән авыру күрсәткече 100 мең кешегә 194,4 не тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,6 тапкырга күбрәк. Коронавирус белән авыруның чагыштырмача тыныч чоры быел җәй айларына туры килде һәм нәкъ менә җәй көне авыручылар саны 10 ай дәвамында барлык авыручыларның 11,6% ын тәшкил итте. Сентябрьдән башлап, эпидемиологик хәл-нең начараюы күзәтелә, һәм инде 12 ноябрьгә көзге чорда авыручылар саны ПЦР алымы белән расланган барлык теркәлгән очракларның 56,6% ын тәшкил итте.

Авыручанлыкның иң югары ноктасы октябрь аена туры килде. Авырулар саны теркәлү дәвам итә, үлем-китем - 22,6%. Анализлап, без төп сәбәпнең медицина ярдәме сорап соң, нигездә, 15-20 нче тәүлектә яки аннан да соңрак мөрәҗәгать итү икәнен аң-ладык. Кешеләр коронавирус инфекциясен респиратор вируслы инфекция белән бутап, үз белдекләре белән дәваланалар, соңгы стадиядә стационарга эләгәләр. Хаста-ханәдән тыш пневмония белән авыру буенча да шундый ук вәзгыять килеп туды.

Социаль әһәмиятле ин-фекцияләр дә проблема булып тора. Авыручанлык кимүгә карамастан, туберкулез, гонококк инфекциясе, ВИЧ белән авыручылар теркәлү хәлне катлауландыра. Идарә ителә торган, һава-тамчы аша йогучы, ягъни вакцинация үткәрелә торган инфекцияләр: кызамык, полиомиелит, дифтерия, эпидпаротит, грипп арасында район буенча хәл чагыштырмача уңай. Иммунопрофилактика эше көн саен контрольдә тотыла.

Профилактик прививкалардан баш тартучылар белән эшләү һәм медотводларны яңадан карау эше елдан-ел авыррак бара. Районда бүгенге көндә 300 дән артык баш тартучы исәпләнә. Бүген бу проблема өлкәннәр арасында да бар. Халык профилактик прививкалардан баш тарта, шуның белән авыруга дучар булачагын аңламый, аның нәтиҗәләре турында уйламый. Ә бит нәкъ менә иммунлаштыру бәрабәренә дөньяда оспа, дифтерия кебек куркыныч авырулар юкка чыгарылды, полиомиелит бетерелүгә таба бара.

Статистика һәм эпидемиологик анализ һава-тамчы аша йогучы авырулар белән нигездә прививкалар ясатмаган кешеләр авыруын күрсәтә. Һәм авыру аларда катлаулырак формаларда уза, ә кайвакыт күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Моны грипп белән авыручанлык һәм халыкны гриппка каршы профилактика белән колачлау чагыштырмасы ачык дәлилли. Учреждениеләр, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре тарафыннан кешеләр белән гриппка каршы иммунлаштыру мәсьәләләре буенча алып барыла торган эш уңай нәтиҗәләр бирә. Агымдагы елда халыкның 60% тан артыгына гриппка каршы прививка ясатырга кирәк, ә бу 123880 кеше, шул исәптән 34130 бала дигән сүз. Бүгенгә милли проект кысаларында, ягъни бушлай үткәрелә торган иммунлаштыру планы 33,9% ка үтәлгән. Иммунлаштыруның чагыштырмача түбән дәрәҗәсе 60 яшьтән өлкәнрәкләр (18%), хроник авырулардан интегүчеләр (14%), сәнәгать предприятиеләре (16%), транспорт (21%), социаль учреждениеләр хез-мәткәрләре (27%) арасында күзәтелә. Халыкның декретив төркеме: укытучылар, медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, хроник авырулары

булган, еш авыручы затлар, балалар, пенсионерлар ел саен гриппка каршы бушлай прививка ясата. 2021-2022 елларда эпидемиологик процессның үзенчәлекләре - дүрт валентлы вакцина куллану. Элеккеге штаммнарга тагын бер грипп вирусы - «В» тибындагысы өстәлде. Кыш азагына начар фараз көтелә.

Бүген 18 яшьтән өлкән-рәкләр арасында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне 80% ка җиткерү мөһим бурыч булып тора. Баш дәүләт табибының 2021 елның 11 октябрендәге 7 санлы карарын үтәү максатында без агымдагы елның 10 ноябреннән предприятиеләр, учреждениеләр, оешмаларны тикшерә башладык. 12 но-ябрьдә, җомга көнне 5 объектны тикшердек, барысында да хилафлыклар ачыкланды, тикшерүләр бу атнада да дәвам итәчәк.

Җитәкчеләрдән нәрсә таләп итәбез соң? Предприятие яки учреждениенең барлык хезмәткәрләре дә әлеге карар белән таныштырылганлыгы хакындагы боерык булуын.

Җитәкче яки җаваплы вазифаи зат коронавирус инфекциясеннән вакцинация узган һәм QR-кодлары булган хезмәткәрләр санын, соңгы алты ай дәвамында яңа коронавирус инфекциясе белән авырган хезмәткәрләр санын, шулай ук предприятиедә күпме кешенең медотводка ия булуын белеп торырга һәм аның моны раслаучы документлары булырга тиеш. Медотвод бланклары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән расланган һәм дәвалау учреждениесе тарафыннан бирелә.

Моннан тыш, без бер үк вакытта объектларда профилактика, эпидемиягә каршы, дезинфекция чаралары үткәрү буенча элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен дә тикшерәбез.

Баш санитар дәүләт табибы карарын үтәмәгән өчен административ йогынты чаралары кулланылачак. Предприятиеләрдә тикшерү вакытында прививкалар, шулай ук авырганлык турында мәгълүматлары булмаган һәм медотводы да булмаган кешеләрне ачыклаган очракта әлеге материалларны карар кабул итү өчен хезмәт инспекциясенә тапшырачакбыз.

Моннан тыш, җитәкче үз хезмәткәрләренең медотвод срокларын төгәл контрольдә тотарга тиеш. Медотвод тәмамланыр алдыннан ук кешене аның срогын озайту яки туктатуны билгеләр өчен медицина хезмәткәренә, табибка җибәрергә кирәк. Әгәр дә медотвод срогы озайтылмый икән, бу кеше вакцинация үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса