Сәламәтлек саклау министры Татарстанга ковидтан назаль вакцина кайтару турында әйтте
Марат Садыйков сүзләренчә, бу препарат вакцинациягә өстәмә ярдәмчел чара булачак.
Covid-19 коронавирусына каршы назаль вакцина Татарстанга яз кайтырга мөмкин.
«Борынга сала торган вакцина 3-4 айдан кайтарылачак», — диде республика Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашуда.
Марат Садыйков сүзләренчә, бу препарат ярдәмчел чара һәм вакцинациягә өстәмә яклау чарасы буларак эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа