Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак булыгыз: бозлавык

Кыштан язга күчү чорына аяк басабыз. Урамда бер җылыта, бер туңдыра. Шул сәбәпле барлыкка килгән бозлавык һәрберебез өчен имгәнү куркынычы тудыра.

Сезнең игътибарга гади, тик бик мөһим кагыйдәләр тәкъдим итәбез. Өйдән чыкканда аларны үтәргә тырышыгыз.

Аяк киеме зур роль уйный. Таймый торган аяк киеме сайлагыз. Аяк киемен төзәтү мастерскойларында аның табан астын таймаслык итеп ясатырга мөмкин. Кышкы чорда гүзәл затлар арасында имгәнүләрнең сәбәбе - бозлавыкта йөрү өчен яраклаштырылмаган аяк киеме кию. Әлбәттә, хатын-кызларны аңлап була, аларның матур тун белән комплектта биек нечкә үкчәле сапогилар киясе килә. Нәтиҗәдә, мондый «модница»га күпсанлы имгәнүләр куркынычы яный. Матурлык корбаннар таләп итә, диләр, тик бу очракта түгел. Чөнки бозлавык вакытында алынган катлаулы җәрәхәтләр кешене берничә айга гадәти тормыш калыбыннан чыгарырга мөмкин.

Бозлавыкта бик сак һәм ашыкмыйча йөрергә тырышыгыз. Тезләрне бераз бөгеп, бөтен табан белән атлагыз. Өйдән күпкә алдан чыксагыз яхшырак булыр. Һәрвакыт иң куркынычсыз, чистартылган юллар сайлагыз. Йөргәндә кулларыгызны кесәдә тотмау зарур. Шулай ук очраклы егылу куркынычын киметәсегез килсә, урамда кәрәзле телефоннан бер урында басып сөйләшегез. Барган килеш төрле эшләр башкармагыз, аяк астына карагыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә таяк тотып йөрергә киңәш ителә.

Барлык саклык чараларына карамастан, кайчагында урамда егылудан котылып булмый һәм моңа әзер булырга кирәк.

Артка егыла башлаганда кул-аякларны сузмыйча, башны саклап, гәүдә белән түгәрәкләнеп, аркага төшү ягын карагыз.

Әгәр дә сез тигез урында егыласыз икән, башыгызны җилкәгә таба тартыгыз, терсәкләрегезне ян-якка кысыгыз, аркагызны турайтыгыз, аягыгызны җиңелчә генә бөгегез. Иң кулае - ян-якка егылу.

Бозлы баскычтан егылган очракта би-тегезне һәм башыгызны саклау мөһим. Аларны кулыгыз белән капларга тыры-шыгыз.

Тик егыла башлаган очракта бу кагыйдәләр тиз генә искә төшми шул.

Күбебез егылсак та, берсе дә күрмәсен дип тиз сикереп тору ягын карый һәм авыртуга түзеп юлын дәвам итә. Әмма бу гамәл начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Табибка күренмичә йөрү дәвалауны шактый авырлаштыра. Үз вакытында дәваланмаган баш мие селкенүе соңыннан баш авыртуына, начар ишетә башлауга, күзнең, хәтернең начараюына китерә ала. Хатын-кызлар күкрәкләре белән егылган очракта, бик игътибарлы булырга тиешләр. Бу киләчәктә шешләр килеп чыгу белән яный.

Безнең киңәшләр сезгә ярдәм итәр дип өметләнәбез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса