Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә «Алсу» микрорайонында табиб амбулаториясен төзергә планлаштыралар

Шулай ук район үзәк хастаханәсе стационарына капиталь ремонт дәвам итәчәк.

Әлмәттә район үзәк хастаханәсе стационарын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк. Моның өчен 155 млн. сум бүлеп бирелгән. Планнар турында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграмма-каналда туры эфирда сөйләде.

"Шулай ук якын арада район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзүгә керешергә өметләнәбез. Бу инде яңа заманча корпус булачак. Бу максатларга әлегә акчаларның бер өлеше бүлеп бирелгән – бу якынча 200 млн.сум. Эшләр якын арада башланачак", - дип ассызыклады Нагуманов.


Шулай ук быел илкүләм проект кысаларында тагын бер проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу «Алсу» микрорайонында көтеп алынган табиб амбулаториясе. Хәзерге вакытта җир кишәрлеген сайлау бара, коммуникацияләр  мәсьәләсе хәл ителә.

"Ахыргы раслауны алмадык, әмма проект гамәлгә ашырылыр дигән өмет бар", – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса