Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медиклар эшләренә нәтиҗә ясадылар: Әлмәттә сәламәтлек саклау идарәсенең коллегиясе узды

Шулай ук киләчәккә максатлар турында сөйләштеләр.

Әлмәт һәм район сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә төрле максатлар яңгырады. Киләчәккә планнардан тыш, 2021 ел нәтиҗәләре турында да фикер алыштылар.

"Көзен авыручылар саны рекордлы булды. Теркәлгән очраклар саны 2020 ел дәрәҗәсеннән ике тапкыр артып китте", - дип билгеләде Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров.

Яңа дельта  штаммы активлыгы көзгә туры килде. Ул кешедән кешегә тиз күчә торган булды һәм 2021 елгы статистиканы, алдагылары белән чагыштырганда, рекордлы итте. 13 383 кеше яңа коронавирусны йоктыручы буларак теркәлгән.

«Яңа коронавирус  белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен «Әлмәт үзәк хастаханәсе» – 120 урын, «Тире-венерология диспансерының Әлмәт филиалы» – 90 урын, «Онкология диспансеры» - 40 урын вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә этаплап үзгәртелде», – дип билгеләде Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров.

Хәзер вакытлы госпитальләр кешеләргә медицина учреждениесе профиле буенча ярдәм күрсәтү өчен туктый. Тире-венерология диспансеры базасында госпитальне калдырачаклар. Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. Беренче пункт-ул коронавируска каршы көрәш.

"Ковидны контрольгә алу һәм коллектив иммунитетны формалаштыру. Өлкән халыкны диспансерлаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру", – дип өстәде Әлмәт районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ренат Шакиров.


Коллегиядә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев катнашты. Ул Әлмәт медсанчастенең яңа дәрәҗәгә күчүенә һәм «районара күппрофильле клиник хастаханәсе»нә әйләнүенә игътибар итте. Һәм ул шәһәрнең барлык медицина көчләрен берләштерергә тиеш.

«Хәзер бу берләшмәне уйларга кирәк. Димәк, проект офисына шәһәрнең барлык медицина оешмаларының җитәкчеләре керергә тиеш», - дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

Сүзне шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов та алды. Ул Татарстан Президентына, Сәламәтлек саклау министрлыгына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

"Район үзәк хастаханәсен реконструкцияләүгә һәм яңа кабул итү-диагностика бүлеген төзүгә генә дә быел 355 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде", - дип нәтиҗә ясады район башлыгы Тимур Нагуманов.

Шулай ук шәһәр башлыгы дәүләт медучреждениеләрендә сервис дәрәҗәсе һәм пациентларга карата мөнәсәбәтнең түләүле поликлиникалардагы кебек булуы турында да әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса