Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Таза тешләр - сәламәтлек нигезе

Сабыйга беренче теш чыгу - гаилә өчен зур вакыйга. Тәүге сөт теше балаларда алты ай тирәсендә күренә. Әмма куаныч белән беррәттән мәшәкатьләр дә арта.

Сөт тешләре кайбер ата-аналар тарафыннан вакытлыча һәм аерым дәвалау таләп итми торган тешләр кебек кабул ителә.

Ләкин бу киң таралган ялгышлык баланың сә-ламәтлегенә һәм үсешенә зыян салырга мөмкин дип күз алдына да китерә алмыйлар. Бала тормышында беренче тешләр нинди роль уйный? Һәм аларны ничек сакларга? Әлеге сораулар белән без Әлмәт шәһәренең стоматология поликлиникасы балалар табиб-стоматологы Римма Фаил кызы Шәяхмәтовага мөрәҗәгать иттек.

- Римма Фаилевна, «Ни өчен сөт тешләрен дәваларга кирәк? Бозык тешләр төшкәч, алар урынына яңалары чыгачак бит» диючеләргә нәрсә әйтә аласыз?

- Тешләр, шул исәптән сөт тешләре дә, кул яки бөер кебек үк әгъза. Һәм сөт тешләрен нигә дәваларга дигән сорау бик үк дөрес түгел. Әгәр дә аларны дә-валамасаң, киләчәктә даими тешләрнең казналыкларына да зыян салачаклар. Бу шулай ук прикус, ашкайнату системасы патологияләренә китерергә мөмкин. Баланың гәүдә торышы һәм хәтта үзбилгеләнүе дә тешләр сәламәтлегенә бәйле.

- Кариес ничек барлыкка килә? Аның нинди ста-дияләре бар?

- Кариесның барлыкка килүе - мультифакторлы процесс. Ул ана карынында ук башлана. Тешләрнең сәламәтлегендә туклану, авыз куышлыгы гигиенасы, начар гадәтләрнең булмавы мөһим роль уйный. Кариес үсешенең клиник этаплары: таплар стадиясе, җиңелчә кариес, уртача кариес, тирән кариес. Күбесенчә ата-аналар кариесның барлыкка килүен соңгы стадияләрдә генә күрәләр. Шуңа күрә олыларга стоматологка елына ике тапкыр күренергә кирәк булса, балаларга 3-4 ай саен.

- Сөт тешләренең кариесын ничек булдырмаска?

- Профилактика системалыга һәм тешнең үзенә юнәлдерелгәнгә бүленә. Беренчесе бөтен организмга йогынты ясый. Монда дөрес көн режимы, организмга барлык микроэлементлар һәм витаминнар керсен өчен баланслы туклану керә. Икенчесе - турыдан-туры тешләрнең үзләренә йогынты ясау. Тешләрне чистартуга аерым игътибар бирергә кирәк. Аны балада теш чыкканчы ук башлау зарур. Баланың рационы пюрелардан һәм йомшак ризыктан гына торырга тиеш түгел. Адекват чәйнәү йөкләнеше булырга тиеш. Баллы ризыкларны һәм углеводларны киметергә тырышыгыз. Шулай ук табиблар тарафыннан профессиональ чистартуны да читләтеп узмагыз.

- Ата-аналарга нинди теләкләрегез бар?

- Ата-аналарга иң элек шуны әйтәсе килә, профилактика - ул иң яхшы дәвалау. Ә инде балагызның тешләре җитди дәвалау таләп итә икән, озакка сузмагыз. Беренчедән, балагызны кызганыгыз, чөнки дәваланмаган тешләр кечкенә кешегә газаплар китерә бит. Икенчедән, үзегезнең акча янчыгыгызны жәлләгез. Вакытында дәваланган тешләр сезгә арзангарак төшәчәк. Сүземне төгәлләп, барысына да сәламәтлек һәм матур елмаюлар телим!

 

Резедә Шәмсуллина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса