Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өмет һәм шәфкатьлелек бүләк итүче

Июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр - кешеләр сәламәтлеге, кеше гомере өчен җавап бирүчеләргә багышланган чаралар шәһәребездә быел аеруча матур узды.

Иң куанычлысы - бер төркем табиблар, котлаулардан тыш, ниһаять, тораклы булды.  «Татнефть» ярдәме белән биш медицина хезмәткәренә социаль ипотека буенча фатир бүлеп бирелде.

Кәләй станциясендә исә элеккеге амбулаторияне күпфатирлы торак йорт итеп төзекләндерү эше башкарылды. Әлбәттә, әлеге мөһим эш шулай ук нефтьчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Шушы йорттагы фатир ачкычлары үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлекчәсе табиб-педиатры Илнара Арсланбаевага һәм рентген бүлекчәсе табибы Камилла Ширяевага бирелде. Аларның берсе Башкортстаннан, икенчесе ерак Төмән өлкәсеннән килгән.  

Яшерен-батырын түгел, авыллардагы ФАПларга ремонт ясау, яңаларын төзү эше районда уңышлы гына тормышка ашырылып килсә дә, медицина хезмәткәрләренең яшәү шартларын яхшыртуга, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүгә һәм гомумән кадрлар әзерләүгә игътибар соңгы елларда гына артты. Пандемия игълан ителү белән медицина хезмәткәрләренә икеләтә зур йөк тартырга туры килде, күпләре бу эшне чын геройларча башкарып, сәламәтлекләрен корбан иттеләр, араларында бакыйлыкка күчкәннәре дә булды. Гомумән, без бүген табибларга нинди авыр шартларда эшләргә туры килүен күреп-белеп торабыз. Алар зарланмыйлар, Гиппократ антына, кайчандыр сайлаган һөнәрләренә тугры калып хезмәт итә бирәләр.

Нигәдер без кала табиблары турында күбрәк сөйлибез. Ә бит шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә генә түгел, өчләтә, дүртләтә җаваплылык сорый. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, терапевт та, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик авыл халкы арасында абруй казаныр өчен белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле, ярдәмчел, аңлаучан булырга да кирәк әле.

 

Мәмәт авылы фельдшеры Эльвира Семеновна Саттарова шундый гүзәл затларның берсе. Авылдашлары аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Шәфкать иясе үзе Илтән-Бута авылы кызы. 1993 елны Әлмәт медицина училищесын уңышлы гына тәмамлаганнан соң балалар хастаханәсенең яңа туган балалар патологиясе бүлегендә эшли башлый.

Аңлашылганча, әлеге эштә белем дә, тәҗрибә дә кирәк, теләсә кайсы вәзгыятьтә аеруча сабыр булу да сорала. Биредә эшләүгә Эльвира Саттарова 15 ел гомерен багышлый. Ә инде 2008 елны, фельдшерлык белемнәрен камилләштереп алганнан соң, тормыш иптәшенең туган ягы Мәмәткә кайтырга ниятли. Авылда туып-үскән кызга яңа җирдә хезмәтен башлап җибәрү кыен булмый. Эшен дә эшли, хуҗалыгында да тәртип. Сыерын да асрый, кош-кортын да тота, язгы чорда 200 ләп бройлер да үстерә. Әлбәттә, ире, ике улы ярдәме белән. Моннан тыш, әле бакчада һәм зур теплицада яшелчә-җимеш, чәчәкләр үстерә, чигәргә дә ярата ул. Алмаз мозаикасы - кызыклы кул эшләре техникасы белән мавыга Эльвира ханым. Мондый чигү ысулы стресс халәтеннән чыгара һәм ми эшчәнлеген активлаштыра икән. Менә шулай, җитез табибә барысына да өлгерә.

 - Фельдшерларның эш сәгате чикләнмәгән ул. Көнен дә, төнен дә ишек шакулы. Беркемне дә кире какмыйм, чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет авыл фельдшерында бит инде ул. Бүгенге көндә 700 ләп мәмәтлегә медицина ярдәме күрсәтелә, шуларның 20 се күрше Сәмәрканд авылыннан. Аллага шөкер, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышам. Безнең модульле ФАП 2017 елда төзелеп куллануга тапшырылган иде. Шуңа күрә дә бинада халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Зурларга да, балаларга да прививкаларны вакытында ясыйм, процедуралар уздырам, аппаратлар да заманча, ЭКГсын да тотам, диспансерлаштыру да оешкан төстә үтә, дарулар белән тәэмин ителеш тә җайланган. Пандемия чорында гына бераз эш тыгыз булып алды, температурасы югары булган авыруларның өйләренә дә еш баргалап йөрергә туры килде. Күзләр генә тимәсен, барлык авырганнар да савыгып чыктылар. Яшьләре 65 тән узганнарны медицина учреждениеләренә тикшерелергә алып ба-ру өчен социаль яклау идарәсеннән махсус машина да килеп йөри. Моннан тыш «тәгәрмәчтәге сырхауханә» дә авыл халкына ярдәм күрсәтә. Әй-тергә кирәк, мобиль сыр-хауханәләр - медицина өлкәсендәге яңалыкларның берсе. Авыллардагы ФАПларда мөмкинлекләр зур булса да, тулысынча медицина тикшерүе узу мөмкинлеге тудырылмаган, аннан соң район хастаханәсенә һәр-кемнең барырга җае да юк бит әле, - дип басым ясады Эльвира Семеновна. Шул җае юк дигәннән, фельдшер ханымның калага барырга үзенең дә әлегә транспорты юк икән. Бәлки киләчәктә Мәмәт ФАПы да машиналы булыр әле, дип телисе генә кала.

ФАП бинасы һәрвакыт чиста һәм якты, бүлмәләрдән җанга рәхәт җылылык, яктылык сирпелә. Авыл өчен бик тә кирәк булган фельдшерлык-акушерлык пункты әле озак еллар халыкка хезмәт итсен иде. Эльвира Семеновнага исә мәмәтлеләрдән рәхмәтләр ишетеп, киләчәктә дә файдалы хезмәт күрсәтергә, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса