Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Таракан - сәламәтлек өчен куркыныч бөҗәк

Һәр кешенең үз гомерендә бер генә тапкыр булса да тараканнар белән очрашканы бардыр. Кемдер алардан курка, кемгәдер алар ошый, ә кемнәрнеңдер аларга бөтенләй исе китми.

Тараканнар бөҗәкләр отрядына карый. Алар тиз үрчи һәм теләсә нинди шартларга да бик тиз җайлашырга сәләтле. Бүген алар һәркайда, хәтта салкын климатлы территорияләрдә дә яшиләр. Тараканнарның берничә мең төре бар, әмма аларның кайберләре генә фатир шартларында, кешеләр белән «күршеләр» булып, аларның торагыннан файдаланып, азык-төлек калдыкларын ашап яшиләр.

Әгәр сезнең янәшәдә мондый корткычлар күренә икән, шуны белеп торыгыз: алардан арыну бик кыенга туры киләчәк. Тараканнар торакның җылы, дымлылык югары булган, бигрәк тә караңгырак урыннарын - җиһазлар артын, плинтус астын, суыткыч, раковина белән янәшә, ванна яки кухняда, ярык урыннарда яшәргә яраталар.

Торак йортларда тараканнар җыелу урыннары булып подваллар, чүпүткәргечләр, канализация торбалары тора. Алар фатирга үткәргечләр, канализация торбалары, вентиляция каналлары аша килеп эләгәләр.

Тропик шартлар тараканнарга актив рәвештә үрчү мөмкинлеге бирә, алар ел саен дистәләгән, хәтта йөзләгән тапкыр арталар. Мыеклы җирән яки кара тараканны күреп алуга, кешеләр аларның үзләре өчен куркыныч булуы һәм аларга түзеп торырга ярамаганлыгы турында уйланырга тиешләр. Тараканнар - куркыныч авыруларны таратучылар!

Тормыш-яшәеш калдыклары арасында яшәп, әлеге бөҗәкләр чери торган органиканың бер өлешен һәм бактерияләрне үзләрендә туплыйлар. Хәтта бер генә таракан белән дә өйгә куркыныч авырулар, әйтик, дизентерия, сальмонеллез, менингит, туберкулез, төрле гельминтозлар, эчәк инфекцияләре китереп чыгаручы микроблар «керергә» мөмкин. Дымлы тастымалларга патоген амебалар эләгеп, алар лайлалы күз тышчасына зыян китерергә мөмкиннәр. Медикларга әлеге авыруның нәрсәдән килеп чыкканлыгын аңлау кыен булачак.

Тараканнар төнге яшәү рәвеше алып бара, яшәү өчен аларга су кирәк. Алар суны унитазда, раковинаның су агып китә торган урынында табалар. Аннары ипи валчыклары, ризык калдыклары эзләп өстәл өсләрендә йөриләр һәм тәлинкәләрдә, чынаякларда, калак-чәнечкеләрдә  кешедә авыру китереп чыгара торган микроблар, бактерияләр калдыралар.

Кеше организмының бөҗәкнең йомыркалары үскән кокон тышчасына, хитин капламы калдыкларына аллергик реакциясе аеруча куркыныч. Аңардан бигрәк тә балалар нык зыян күрергә мөмкин. Әлмәттә яшәүчеләр еш кына канализация люкларында кошларга, аеруча күгәрченнәргә һәм хуҗасыз хайваннарга ашарга ризык калдыралар. Көндез бу ризыкны күгәрченнәр һәм мәчеләр ашаса, төннәрен «әлеге табынга» күселәр, тычканнар һәм тараканнар ияләшә. Ә аннары алар торак йортларга, кешеләргә якынрак урыннарга үтеп керәләр. Хөрмәтле әлмәтлеләр! Ишегалларында кошлар һәм хайваннарга ризык калдыра торган урыннарны чистартып торыгыз. Чакырылмаган төнге кунаклар белән янәшә яшисегез килмәсә, төнгелеккә әлеге урыннарда бернинди дә ризык калдырмагыз! Шунсыз тараканнардан котылу мөмкин булмаячак!

И. Хәйруллина, Әлмәт шәһәре һәм районының баш дәүләт санитар табибы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса