Әлмәттә бөтендөнья яман шеш авыруына каршы көрәш көненә багышланган чаралар программасы билгеле булды
Чаралар турында республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы баш табибы сөйләде.
Әлмәттә бөтендөнья яман шеш авыруына каршы көрәш көне уңаеннан чаралар программасын яңгыраттылар. 3 февральдә 15:00 сәгатьтә Төзүчеләр, 30 А адресында урнашкан республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы базасында онкология пациентлары һәм аларның туганнары өчен психологик ярдәм буенча мәктәп узачак. Шунда ук 10 февраль көнне 15:00 сәгатьтә сәламәт кешеләр өчен онкология авыруларын профилактикалау мәктәбе узачак, керү ирекле, дип сөйләде республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалы баш табибы Эльмира Сибгатуллина.
- 4 февральдә «Вконтакте» да рәсми сәхифәсендә минем катнашуым белән сорау-җавап режимында туры эфир планлаштырылган, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа