Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәткә медицина десанты төште

Бу акция кысаларында шәһәр халкы ВИЧ-инфекция, глюкоза, кан басымын үлчәделәр, белгечләр консультациясен алдылар.

31 гыйнварда «Панорама» сәүдә үзәгендә СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы, Россиянең төрле шәһәрләреннән медицина десанты студентлары-медиклары белән берлектә, «Татнефть»  хәйрия фондының «Яшьләр даирәсендә ирекле ярдәмчелекне үстерү» номинациясендә социаль инициативалар конкурсы нәтиҗәләре буенча алынган грант акчалары хисабына тормышка ашырылган ирекле акция уздырды.

Бу акция кысаларында шәһәр халкы ВИЧ-инфекция, глюкоза, кан басымын үлчәделәр, белгечләр консультациясен алдылар.

Медицина десанты белән уртак акцияләр икенче ел уздырыла һәм шәһәр халкы тарафыннан кызыксынып кабул ителә.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса