Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табибларга студентлар ярдәм итә

Узган пәнҗешәмбедә илебезнең төрле төбәкләрендәге уку йортларыннан җыелган студентларның медицина десанты кабат Әлмәткә килеп төште.

«Альмедик» Бөтенроссия проекты кысаларында 25 студент августка кадәр шәһәрнең медицина учреждениеләрендә эшләячәк.

Шул рәвешле алар һөнәрләренә беренче практик адымнарын ясаячаклар һәм үзәк район хастаханәсендә, балалар хастаханәсендә кече һәм урта персонал буларак хезмәт куячаклар.

Шунысы мөһим, әлеге проект «Татнефть» компаниясе ярдәмендә тормышка ашырыла, шуңа күрә студентларның көнкүреш-яшәешләрендә кыенлыклар булмаячак.

Медицина студентлар десантының эшчәнлеген тантаналы шартларда ачып җибәрүдә катнашкан район башлыгы Тимур Нагуманов кунаклар килүгә бик шат булуын белдерде.

- Бу бик куанычлы вакыйга. Шәһәребезнең мед-учреждениеләре сезне күптәннән зарыгып көтә. Эштән соң булган вакытыгыз да бик күңелле узар дип ышанабыз. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, сезнең өчен кызыклы экскурсия программалары да әзерләнгән. Оештыручыларыбызга исә мондый мөһим проектларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Хәерле сәгать-тә, дуслар, - дип хәер-фати-хасын бирде район башлыгы.

Чыгыш ясаучыларның барысы да яшьләргә үз өлкәләрендә җыйган аң-белемнәрен практикада уңышлы гына куллануларын теләделәр.

Иң мөһиме - яшьләрнең эшләре файдага гына тү-гел, иң беренче чиратта халыкның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелсен һәм нәтиҗәле булсын дип тә өстисе килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса