Көзге авитаминоз булмасын дисәгез…
Көз җитү белән күп кеше арыганлыкка, хәлсезлеккә, витаминнар җитмәүгә зарлана башлый.
Еш кына авитаминоз барлыкка килә - кеше үзеннән-үзе витаминнар җитмәүдән интегә башлый.
Витаминнар һәм минералларны кабул итүче күп кенә кешеләр бу матдәләрне организмның сәламәтлеген саклау һәм дөрес эшләү өчен кирәк дип саный. Чынлыкта, без азыктан, әгәр дә ул төрле һәм балансланган булса, барлык кирәкле матдәләрне алабыз. Әмма кайбер очракларда, чыннан да, махсус өстәмәләр кирәк - ул минераль комплекслар булган поливитаминнар яки «чиста» витаминнар. Мондый өстәлмәләрне даими һәм контрольсез куллану проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә дозировканы табиб билгеләргә һәм исәпләргә тиеш.
Авитаминоз - организмның тереклек эшчәнлеге өчен куркыныч һәм кискен витаминнар яки минераллар җитмәү ул.
Әгәр сез куркыныч зонасында булсагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйсыз һәм начар тукланасыз икән, әлбәттә, кирәк. Әмма витаминнарны мөстәкыйль рәвештә үзеңә үзең язып куярга кирәк түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теге яки бу симптомнар булганда табиб витаминлы-минераль комплекслы дәвалану тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа