Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан табиблары аорта стенозлы әлмәтлене коткарды

Пациент инде 3 тапкыр йөрәгенә операция кичергән.

Әлмәт күп профильле хастаханәсе һәм Чаллы БСМП табиблары катлаулы аорта стенозы булган пациентны коткарды. Әлмәтнең  медицина учреждениесенә 35 яшьлек җирле хатын-кыз йөрәк җитешсезлеге, аякларында, корсагында, күкрәк читлегендә шешүләр, бер атна йокларга бирмәгән сулыш алу авырлыгы турында зарланулар белән килә. Дарулар хәлен яхшыртмаган.

Бу хәл пациентның инде өч тапкыр йөрәк операциясе кичерүе белән катлаулана. Белгечләр фикеренчә: хатын-кыз өчен бердәнбер коткару чарасы аорта клапанын транскатетер имплантациясе буенча операция булачак. Бу очракның үзенчәлеге шунда ки, аны деградацияләнгән, кискен кальцинирланган гомографта башкарырга кирәк була.


Йөрәк һәм сулыш алу җитешсезлеге фонында операция бик югары куркыныч астында була. Шуңа күрә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш йөрәк-кан тамырлары хирургы, Чаллы БСМПның йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Рәмис Якубов аны параллель ясалма кан әйләнешенә ярдәм итү шартларында башкарырга тәкъдим итә, бу йөрәккә гидродинамик йөкләнешне сизелерлек киметә.

- Әлмәт шәһәренең, БСМП кардиохирургларыннан, рентгенохирурглардан, кардиологлардан һәм реаниматологлардан торган медикларның берләшкән бригадасы, янбаш кан тамырлары аша параллель ясалма кан әйләнеше шартларында, аорта клапанын аорта позициясенә "клапанга клапан" тибындагы транскатетер имплантацияләделәр. Операция өч сәгать ярым дәвам итте, дип белдерәләр Әлмәт күп профильле хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Пациентны унынчы тәүлеккә өенә озаталар.

 

 

Фото: Әлмәт күп профильле хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса