Әлмәтнең «Юбилейный» спорт сараенда масштаблы акция узды
Бу көнне барлыгы 93 кеше үз ВИЧ-статусын белгән.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге, "Яңа гасыр" коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы белгечләре "Нефтяник"-"Зауралье" хоккей матчы тамашачыларын һәм җанатарларын ВИЧ-инфекциягә экспресс - тест үткәрү өчен мобиль мәйданчык ачтылар, акциядә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Әлмәт медицина көллияте студентлары, волонтер-медиклар профилактика буклетларын актив тараттылар.
"Нефтяник" хоккей клубы җитәкчелеге һәм берничә уенчысы үзләренең шәхси үрнәкләре белән даими тикшерүнең мөһимлеген күрсәттеләр.
Бу көнне барлыгы 93 кеше үз ВИЧ-статусын белгәню
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа