Әлмәттә «Сәламәтлек формуласы» шәһәр форумы узачак
Сәламәтлек турындагы лекциягә керү бушлай.
Ул 19 октябрьдә 10:00 -18:00 сәгатьтә Таһиров урамы, 1 адресы буенча урнашкан «Нур» үзәгендә узачак. Форум физик, эмоциональ сәламәтлек һәм иминлек мәсьәләләренә багышланган. Шәһәр халкы өчен бу белгечләрдән кыйммәтле белем алу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзеңне, сәламәтлегеңне кайгырту өлкәсендә үз белемнәрен киңәйтү мөмкинлеге.
Буш урыннар булуга карап, әлмәтлеләр бушлай мастер-классларга да бара алачак:
Нутрициологтан «сәламәт тәлинкә» ;
Zumba һәм бачатаның хатын-кыз стиле;
Цигун;
Акыллы фитнес һәм фитнес 50+;
Хатын-кызлар сәламәтлеге буенча мастер-класслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа