Рөстәм Миңнеханов Татарстанның медицина хезмәткәрләренә ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина хезмәткәрләренә ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Ул шәхсән үзе табибларны иртәгә, ягъги 21 июнь көнне билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләгән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм мәрхәмәтле йөрәгегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәсем килә», — дигән Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә.
Президент табиблар һәм шәфкать туташлары белән беррәттән автомобиль йөртүчеләр дә эшли, алар җилкәсенә пациентлар тормышы өчен шундый ук зур җаваплылык төшә, дигән.
Махсыс автомобильләрдә үзебезнең илдә җитештерелгән заманча җиһазлар урнаштырылган. Алар РФ Президенты Владимир Путинның ашыгыч ярдәм станцияләренең техник базасын ныгыту буенча карары кысаларында килгән.
Бу юлы Татарстан Республикасына 24 автомобиль кайткан. Июнь ахырына кадәр тагын 5 автомобиль кайтарылу көтелә.
Республика акчасына тагын 54 автомобиль сатып алыначак.
Фото:ТР Президентының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа