Сездән башка яшәү юк
Июньнең өченче якшәмбесе якынлаша, димәк, тиздән Гиппократ анты биргән кешеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк.Әлмәт үзәк район шифаханәсенең баш табибы Вера Головина җир йөзендәге иң кешелекле бу һөнәрнең кыенлыклары һәм табиб булу өчен нинди кеше булырга кирәклеге хакында сөйләде.
– Шифаханәдә күпме хезмәткәр эшли? Алар турында җентекләбрәк сөйләгез әле.
– Үзәк район шифаханәсендә 877 кеше хезмәт куя. Аларның 47 се 65 яшьтән, 14 е 70тән өлкәнрәкләр. Мин, әйтик, 79 яшьлек рентген-лаборантны күргәндә, ул авыр хәлдәге авыру кешеләргә көндез дә, төнлә дә компьютер томографиясе ясый, моның йөрәк кушуы икәнлеген яхшы аңлыйм. Чөнки бу яшьтә акча дип кенә эшләп булмый. Димәк, кеше үзен әлеге һөнәрдән башка күз алдына китерә алмый.
– Табиб булу нәрсә ул? Медицинага китү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кикрәк?
– Табиб булу өчен кешегә хас булырга тиешле төп сыйфат - ул ярдәм итү теләге. Сыкранган кеше яныннан тыныч кына узып китә алмаучылар гына медицина хезмәткәре була ала. Биредә акыллы һәм эрудицияле булу гына аз, башкаларның газапларын җиңеләйтергә теләгең булмаса, компетентлы булу да коткармый. Кайчагында хастаханәләрдә ятучылардан: «Бу каты күңелле табиб, ул мине ишетми», - дигәннәрен ишетергә туры килә. Ягъни табиб үз эшен, катлаулы операцияләрне бик шәп башкара ала, әмма ләкин ул кешеләр белән авыру һәм табиб телендә сөйләшми икән, пациент үзенә игелек кылуларын сизми, аңламый кала. Ә бу бик мөһим. Профессионализм - ул квалификация, белем, осталык. Табибның профессионализмы - ул, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, барыннан да элек, кешелеклелек, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, ярдәм итү теләге. Моннан тыш, үзеңдә гомерең буена уку-өйрәнү гадәтен булдырырга кирәк.
– Табибның барысына кул селтәп китү теләге туарга мөмкинме?
– Югары уку йортында алты ел белем алып, ике ел ординатура һәм күп еллар табиблар көн саен авырулар һәм үлем белән очраша торган хастаханәләрдә практика узганнан соң, гадәти арыганлык барлыкка килергә мөмкин. «Мин үземнекеләрне җирләдем инде» дигән төшенчә бар бит. Без югалткан һәр пациентыбызны уйлап йокларга ятабыз һәм йокыдан уянабыз. Вакыт тәгәрмәчен артка әйләндереп, “Ә мин барысын да дөрес эшләдемме соң? Бәлки тагын нинди дә булса вариантлар булгандыр?” – дип уйланабыз. Шуңа күрә авыру үлемендә табибларны гына гаепләүләрен мин авыр кабул итәм. Табиблар һәм шәфкать туташлары үзләре дә эшләгән вакытта хаталанудан даими курка, үлемгә юл куймас өчен алар ун тапкыр күбрәк эшләргә әзер. Бу һөнәргә менә шуны аңлап кабул итә алучылар гына бара.
– Пациентларын югалта-югалта, вакытлар узу белән табиблар каты бәгырьлегә әйләнә диләр. Бу дөресме?
– Юк. Үлем очракларына күнегеп бетеп булмый. Кемнедер каты бәгырьлелектә гаеплиләр икән, бу шулай тоела гына. Табиблар үз эмоциональ халәтләрен, үлемгә реакцияләрен үзгәртергә тырыша, әмма аны атлап узу мөмкин эш түгел. Синең кулың аша үткән һәр кешене, фамилиясен, диагнозын, барысын-барысын хәтерлисең. Бу безнең һөнәргә хас үзенчәлекләрнең берсе.
– Медицина хезмәткәре тагын нинди кыенлыклар белән очраша?
– Эш режимы шактый авыр. Яшьрәк чакта тәүлегенә 3-4 сәгать йоклауны чагыштырмача җиңел кичерсәң, яшь бару белән хәл катлаулана. Барысының да үз үзенчәлеге бар. Тәүлек буе стационарда кизү торган табибларның үз кыенлыклары. Поликлиникада эшләүчеләр исә көн саен пациентлар агымы белән очраша, һәркайсына тиз арада диагноз куярга кирәк. Моннан тыш, шартлы рәвештә җиңел һәм уртача дип саналган авырулар арасыннан авыр хәлдәгеләрен тотып ала белү зарур. Медикларга пациентларның хис-тойгыларын үзләре аша үткәрү психологик яктан авыр булуын да онытырга ярамый. Шуңа күрә, минемчә, табиб ул эшкә 100% бирелгәнлекне таләп итә торган һөнәр. Гомумән, шифаханәдә эшләүче һәркем – сантехникмы ул, хисапчымы – минемчә, медицина командасының, табиб кебек үк, кеше гомерен саклап калуга мөнәсәбәте булган мөһим әгъзасы.
– Гиппократ анты турында һәркем белә, әмма аның мәгънәсен күпләр аңлап бетерми шикелле. Ул нидән гыйбарәт?
– Без диплом алганда Гиппократ анты бирәбез. Аның төп мәгънәсе мондый: «Мин сәламәтлек сагында торырга ант итәм, авыруларга ярдәм итәргә, газапларыннан йөз чөермәскә ант итәм». Арыганлыкка, башка сәбәпләргә карамастан, кешеләргә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булу Гиппократ антында кызыл җеп булып үтә.
– Табибның иң зур шатлыгы турында сөйләгез әле.
– Ул – пациентның савыгуы. Аның гомерен саклап калу. Барысын да дөрес эшләгәнеңне аңлыйсың һәм кеше синең күз алдыңда сәламәтләнә икән – бу чыннан да зур бәхет. Нәкъ менә шундый мизгелләр бездә тормыш дәртен арттыра, илһамландыра, яңадан-яңа казанышларга этәрә. Димәк, без бу һөнәрне юкка сайламаганбыз, шуңа инанасың.
– Планлы медицина коронавирус пандемиясе белән бәйле кыенлыкларны ничек җиңә? Киләчәккә фаразлар нинди?
– Бу безнең өчен тормыш мәктәбе. Вирус хакында берни белмәдек, чөнки ул яңа. Аның белән көрәшергә эш барышында өйрәндек. Кытайдан, Мәскәүдән килгән материаллар белән таныштык. Поликлиника шартларындагы медицина ярдәмен онлайн режимга күчерергә туры килде. Кызганычка каршы, кешеләрнең барысы да моңа әзер түгел иде, күпләр бу алымнарга ышанмады. Гәрчә докторның квалификациясе видео буенча пациентның сәламәтлек торышын билгеләргә мөмкинлек бирсә дә. Бары тик табибта шик туганда гына авыруга күзгә-күз очрашып консультация бирү сорала. Бу очракта табиб авыруны тикшерүгә чакыра һәм ярдәм итә. Стационар өлешендә кичектергесез ярдәм генә калды, һәм мөрәҗәгатьләр саны законлы рәвештә артты. Якын киләчәктә кыенлыклар булыр анысы, әмма без яхшыга өметләнәбез, җиңеп чыгарбыз дип уйлыйбыз. Иң мөһиме – кешеләрнең медицина хезмәткәрләренә ышануы, үзләрен савыктыруда катнашулары, табибларны ишетеп, аларның сүзләренә колак салып, күрсәтмәләрен үтәүләре. Шул чагында барыбыз да сәламәт булырбыз.
Хөрмәтле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмебез – Медицина хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Пациентларыбызның уртак сәламәтлек дәрәҗәсе һәрбарчабызның тырыш хезмәтеннән тора. Гаҗәеп матур бәйрәм көнендә барыгызга да үз сәламәтлегегез турында кайгыртуыгызны телим, үзегез дә, якыннарыгыз да исән-имин булыгыз! Бәхет-сәгадәт сезгә! Шуны онытмагыз: безнең һөнәр җир йөзендә иң кирәклесе, иң яхшысы! Бәйрәм белән!
Вера Головина, Әлмәт үзәк район шифаханәсе баш табибы
Арина Сафина
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа