Әлмәт районы башлыгы мәктәп директорларын административ җаваплылык турында искәртте
Үзенең Инстаграмында туры эфирда Тимур Нагуманов мәктәп директорларын педагогларның сәламәтлегенә игътибарлырак булырга чакырды.
Әгәр укытучы җиңелчә сырхау тоя икән, ул башка укытучылар һәм укучылар белән элемтәләрне чикләргә тиеш.
Шәһәр мэры эш бирүчеләргә куркынычсызлык чараларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык янавын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа