Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанның медицина хезмәткәрләре Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләнде

Татарстанның медицина учреждениеләренең өч хезмәткәре коронавирус белән көрәшкә керткән өлеше өчен Пирогов ордены һәм Лука Крымский медале белән бүләкләнде.

Бүләкләү турындагы указларга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.

Кремль сайтында билгеләп үтелгәнчә, Россия медицина хезмәткәрләрен «коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә зур өлеш керткән, һөнәри бурычларын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм һөнәри осталыклары өчен» бүләкләделәр.

Пирогов ордены белән 7 нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Луиза Губаева һәм Казанның профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Динә Семенова бүләкләнгән.

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Валентина Калачева Лука Крымский медале белән бүләкләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса