Кайсы очракта баланы мәктәпкә яки бакчага җибәрергә ярамый?
Табиб чакырту өчен авыруның өч симптомы да җитә.
Бала башкаларга чир йоктырмасын өчен, аның кәефенә аерым игътибар бирергә кирәк. Тамагы авырта башлаган, томау төшкән һәм температурасы күтәрелгән балалар мәктәпкә һәм балалар бакчасына бармаска тиеш.
«Чир симптомнары (томау төшү, тамак төбе кымырҗу һәм авырту, температура күтәрелү) күзәтелсә, баланы мәктәпкә җибәрергә ярамый. Бала чынлыкта кече яшьтән үк авыру симптомнарын төгәл дифференциацияләргә сәләтле. Әлбәттә, мәктәпкә барудан баш тартырга омтылып, авыруга сабышмаса», - дип искәртте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Югарыда санап үтелгән симптомнар булса, баланы өйдә калдыру һәм табиб чакырту хәерлерәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа