ВИЧ-инфекцияле кешеләр күпме яши?
ВИЧ — гомернең сыйфатына һәм озынлыгына шактый йогынты ясый ала торган йогышлы авыру. ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең ничек һәм күпме яшәве турындагы статистика күп факторларга, шул исәптән пациентның җенесенә, яшенә һәм булган патологияләренә бәйле рәвештә аерыла.
Заманча медицина тәкъдим иткән терапия авыруның хәлен тотрыклы итүгә юнәлгән. ВИЧ белән авырган кешенең уртача гомер озынлыгы ике-биш елдан 25 ел һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Табибка күренеп торган һәм тиешле препаратларны кабул иткән пациентлар тулы канлы тормыш белән яши һәм бернинди чикләүләр дә сизми.
ВИЧ турында нинди уйдырмалар һаман да «исән», кемнәр риск төркеменә керә, ни өчен Covid-19 аркасында СПИД-үзәккә шалтыратулар арткан?
Агымдагы елның биш аенда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 421 яңа очрагы ачыкланган. Авыручылар арасында 280 ир-егет, 141 хатын-кыз, шулай ук 6 бала бар. Соңгы биш елда республикада 30 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар саны арта. Шул ук вакытта 50-60 яшьлекләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыручыларның аеруча артуы күзәтелә.
Соңгы өч елда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр төркеменә күчүе күзәтелә. Агымдагы елның биш аенда вирус йоктыручыларның гомуми күләменнән 30-50 яшьлекләр арасында авыручылар 71 процентны тәшкил итә, 50 яшьтән олыраклар арасында — 13,5, 15-29 яшьлекләр арасында — 13 процент.
ВИЧ белән авырган кешеләр Covid-19 коронавирусы йоктыру куркынычына бирешүчән
ВИЧ-инфекцияле һәм аны дәвалауга керешмәгән пациентлар, түбән иммун статусына ия кешеләр 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән беррәттән коронавирус буенча риск төркеменә керә. Бу ике төркемгә кергән кешеләрнең дә организмнарының саклагыч функцияләре көчсезләнә, аларда коронавирус инфекциясе гомер өчен куркыныч булган төрле өзлегүләр белән узарга мөмкин.
«ВИЧ-инфекцияне АРВТ-терапия белән дәвалау, иммун статусын һәм гомуми халәтне нормальләштерү ВИЧ-инфекцияле пациентлар өчен Covid-19га каршы профилактикада мөһим урын алып тора. Медицина битлеге генә киеп йөрүнең җитәрлек булмавын аңлау мөһим. Иммунитет тулы көченә эшләргә тиеш, бары тик шул вакытта гына организм артык өзлегүләрсез вируска каршы тора алачак. Нәкъ шуңа күрә дә пандемия чорында СПИД-үзәк үз эшен туктатмады, ә үзизоляция вакытында АРВТ-препаратларын безнең пациентларның өйләренә волонтерлар илтеп бирде», — диде Роза Мөхәммәтова.
Ул китергән мәгълүматларга караганда, пандемия куркынычы әле дә саклана, шуңа күрә «СПИД» республика үзәге хезмәткәрләре үз пациентларына социаль контактларны чикләргә тәкъдим итә. СПИД-үзәктә диспансер күзәтүе узмаган һәм шул сәбәпле ВИЧ-инфекцияне СПИД стадиясенә җиткергән авырулар өчен Covid-19 вирусы иң куркынычы булып тора. Мондый авыруларның Covid-19дан котылу шансы бермә-бер түбән.
ВИЧ йоктырудан ничек сакланырга?
ВИЧтан саклану өчен наркотиклар кулланмаска, стериль кораллар кулланылмый торган шикле урыннарда татуировкалар һәм пирсинг яки тире катламын боза торган башка процедуралар ясатмаска кирәк. Һәрвакытта да шәхси кырыну станогы, маникюр кайчылары, теш щеткасы һәм мунчала кулланырга кирәк. Очраклы җенси элемтәләрдән сакланырга, яңа партнер белән презервативлар кулланырга кирәк. Бу гади кагыйдәләр кешене вирустан саклый ала.
ВИЧ ничек йога: мифлар һәм чынбарлык
Вирус йога торган очраклар:
- Кан аша;
- Җенси мөнәсәбәтләр вакытында;
- Ана сөте аша балага.
Вирус йокмый торган аралашу очраклары:
- Күрешү;
- Кочаклашу;
- Үбешү.
ВИЧ-инфекцияле кешенең бөтен сыеклыклары да бу вирусны йоктыра алмавын кешеләр хәзергә кадәр аңлап бетерми. Кул кысышканда, кочаклашканда, үбешкәндә ниндидер курку бар, әмма болар берсе дә куркыныч түгел. Черкиләр, борчалар, бал кортлары һәм төклетуралар вирусны кешегә йоктыра алмый. Вирус көнкүреш контактларда гына йокмый. Каны булмаган төкерек һәм күз яше сыеклыгы аркылы вирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Чөнки ВИЧ төкерек аша күчми, гомум кулланылышта булган стаканнар, чәнечкеләр, бутербродлар яки җиләк-җимешләр аша күчми. Әйдәп баручы белгечләр фикеренчә, зарарланмаган тирегә инфекцияле сыеклыклар (мәсәлән, кан) эләгү вирус йоктыру өчен җитәрлек түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа