Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә балалар һәм яшүсмерләрдә ВИЧ: көнүзәк проблемалар һәм коронавирус йогынтысы

ТАССта "ВИЧ-инфекцияле яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары: диагнозлы тормыш проблемалары" дигән тикшеренү нәтиҗәләренә багышланган онлайн-форматта матбугат конференциясе узачак.

Пандемиянең ВИЧ-уңай балалар һәм яшүсмерләр тормышына йогынтысы, медицина ярдәме һәм психологик ярдәм алу мөмкинлеге, шулай ук ВИЧ диагнозы булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм диагнозны кабул итү турында сөйләячәкләр:

  • Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча баш штаттан тыш балалар белгече, йөкле хатын-кызлар һәм балалар арасында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау һәм дәвалау фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе Евгений Воронин;
  • "Светлана Изамбаева" фондына нигез салучы һәм җитәкчесе, Татарстан Республикасының ВИЧ-инфекцияле кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү мәгълүмат үзәге җитәкчесе Светлана Изамбаева;
  • Ipsos Healthcare клиентлар белән эшләү буенча директоры Екатерина Корконосова;
  • ВИЧ-инфекцияле балаларның аноним ата-анасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса